Энергетика зәйлеләр өчен районның икътисади тотрыклылыгын билгеләүче төп тармак булып тора. Бу өлкәдә зәйлеләр арасында гаилә династияләре дә санап бетергесез. Без, зәйлеләр, ил күләмендә танылган энергетикларыбыз булу белән горурланабыз. Предприятиедә эшләүче һәр кешенең үз һөнәренең остасы булуы, районның иҗтимагый тормышында актив катнашуы - гадәти күренеш. Станциягә эшкә яшьләр теләп килә,...
Энергетика зәйлеләр өчен районның икътисади тотрыклылыгын билгеләүче төп тармак булып тора. Бу өлкәдә зәйлеләр арасында гаилә династияләре дә санап бетергесез. Без, зәйлеләр, ил күләмендә танылган энергетикларыбыз булу белән горурланабыз. Предприятиедә эшләүче һәр кешенең үз һөнәренең остасы булуы, районның иҗтимагый тормышында актив катнашуы - гадәти күренеш. Станциягә эшкә яшьләр теләп килә, тотрыклы хезмәт хакы, абруйлы хезмәт урыны җәлеп итә аларны. Ә монда эшкә урнашу өчен сынау шартын югары дәрәҗәдә үтү сорала. Предприятие яшь кадрларны үз-үзенә ышанган, максатчан кешеләр итеп тәрбияләүдә зур роль уйный. Бүген ГРЭС коллективының өчтән берен 35 яшькәчә булганнар тәшкил итә. Шәһәребез предприятиеләренең иң оста яшь эшчеләрен ачыклау максатында оештырылучы бәйгеләрдә энергетиклар призлы урыннар алып килә. Газета укучыларыбызны быелгы үз һөнәренең осталары белән якыннанрак таныштырабыз.
ЯРЫШЛАРДА - ҖИҢҮЧЕ, ЭШТӘ ТЫРЫШ АЛАР
Сергей Тугашев белән Александр Сергеев икесе дә станциянең техник хезмәт күрсәтү цехында электр, газ белән эретеп ябыштыру бригадасында эшлиләр, IV разрядлы хезмәткәрләр. Егетләр кайда нинди эретеп ябыштыру эше таләп ителсә, шунда ашыгыч ярдәм күрсәтә. Икесе дә 2000 елда шәһәрнең һөнәр лицеенда электр, газ белән эретеп ябыштыру, машина йөртү белгечлеге алган. Мәктәпне тәмамлауга ук егетләр, ил күләмендә эшче һөнәренә игътибар арта баруын истә тотып, шушы һөнәрне сайларга карар кылганнар һәм бүгенге көнгәчә үкенмиләр.
Александр Сергеев (уңда) укуын тәмамлап, армия хезмәтен үткәч, төзелеш оешмасында, авыл хуҗалыгы тармагында эшли. Ә ГРЭСка берникадәр тәҗрибә туплаганнан соң килә. Җиде ел биредә эшләү чорында хезмәтен яратып башкару нәтиҗәсендә җитәкчелек тарафыннан шелтә алганы юк аның.
- ГРЭСта ныклы дисциплина, даими төстә һөнәри квалификацияңне күтәрү мөмкинлеге булу үзеңне һәрчак формада тотарга этәрә. Үзеңнән-үзе тәҗри-бәле хезмәткәрләрдән калышмау, һәрвакыт нәрсәгәдер ирешү максаты куясың, - ди ул.
Моның өчен электр, газ белән эретеп ябыштыру эшендә алар заманча эш алымнарыннан хәбәрдар. Эшне сыйфатлы итеп башкару өчен эретеп ябыштыру аппаратларына кирәкле детальләрне махсус каталогтан заказ биреп кайтарталар. Ә яңа модель детальләр, аның үзенчәлекләрен өйрәнү һәр эшченең үзеннән тора. Александр, яшь кенә булса да, өч бала әтисе. Станциядә балалар өчен күрсәтелүче социаль уңайлыклардан да бик ка-нәгать ул.
Сергей Тугашевны эретеп ябыштыру эше үсмер чактан ук кызыксындыра. Ул бу һөнәр иясе булган әтисенең туганы янында кайнашып үсә. Әтисе үзе дә төзүче булганга күрә, улының теләген хуплап, аңа бу юнәлештә киңәшләре белән ярдәм итә. Сергейның ГРЭСка урнашып, төпле үз урынын табуына өлкән Тугашевлар аеруча сөенә. Хәзер инде Сергей электр, газ белән эретеп ябыштыру бригадасында биш ел ярым эшли. Хезмәтенең бик тә җаваплы булуын, куркынычсызлык кагыйдәләренең төгәл үтәлергә тиешлеген күңеленә сеңдергән.
- Эретеп ябыштыру ут белән эшләүгә бәйле булу сәбәпле, бер генә таләпне дөрес үтәмәсәң дә, шартлау куркынычы туарга мөмкин. Безгә тар, уңайсыз урыннарда да эшләргә туры килә. Һәр эшне башкарыр алдыннан күңелемнән нәрсәне, ничек эшләргә кирәклеге турында план төзеп куям. Техника куркынычсызлыгы, хезмәтне саклау буенча без ел саен имтихан тотабыз, - ди Сергей.
Күптән түгел алар Түбән Камада яңа эш алымнарына өйрәнү максатында махсус курсларда булып кайткан. Аргонлы һәм дугалы эретеп ябыштыру дип аталган бу эш алымын яңа аппаратлар ярдәмендә тиздән станциядә дә куллана башлаячаклар. Сергей әйтүенчә, бу юка металлны сыйфатлы итеп ябыштыру мөмкинлеге бирә. Предприятиедә заманча, югары технологияләр һаман саен киңрәк кулланыла барганда - бу бик тә мөһим.
Егетләрнең хезмәттәш-ләре дә аларның эшне төгәллек белән, сыйфатлы башкаруларын әйтә. Ялкаулану, үз эшен башкага аудару дигән нәрсә юк бригадада. Мастерлары Геннадий Коронов та егетләр өчен кызарырга туры килми, дип ассызыклый.
- Бригадада 14 эретеп ябыштыручы исәпләнә. Шуларның яртысы - 35 яшькәчә булган хезмәткәрләр. Бердәм булып, ярдәмләшеп эшләү нәтиҗәсендә эретеп ябыштыручылар аркасында цехларда тоткарлыклар булганы юк. Шуңадыр һөнәри бәйгеләрдә ел саен безнең егетләр призлы урыннар ала. Быел Сергей Тугашев 11 эретеп ябыштыручы арасында өченче урынны яулады. Бу безнең бригада өчен дә мәртәбә, - ди мастер.
Эшче һөнәре бизи егет-ләрне. Аларның үз улларын да хезмәт сөючән итеп тәрбияләячәкләрендә шик юк.
БҮГЕН - ЭШЧЕ, ИРТӘГӘ - ИНЖЕНЕР
Яшь эшче Виталий Майоровны станциядә эшләп үскән дияргә тулы җирлек бар. Ул һөнәр лицеенда укыганда өч ел ГРЭСның техник хезмәт күрсәтү цехының ремонт-механика остаханәсендә практика үтә. Егетне лицей тәмамлауга, бик теләп бирегә IV разрядлы кыручы итеп эшкә алалар. Димәк, ул үзен биредә күрсәтә, абруй казана алган.
-Станок кырында үҗәтләнә-үҗәтләнә эшләгән 14 яшьлек Виталий әле дә хәтеремдә. Хәзер без аңа катлаулы детальләр эшләүне ышанып тапшырабыз, - ди мастер Александр Тихонов.
Виталийның хезмәте станция өчен кирәкле детальләр ясаудан гыйбарәт. Бу - үтә сабырлык, төгәллек сорый торган хезмәт. Әлеге һөнәр ияләренә басынкылык, эзлеклелек кебек сыйфатлар да хас. Виталий 13 ел инде хезмәтен яратып башкара. Башка җирдә эшләвен күз алдына да китерә алмый. Коллектив бердәм-тату, ә ул - араларында иң яше.
-Станциядә яшьләр өчен мөмкинлекләр бар, биредә сәнгать, спорт зур үсеш алды, төрле бәйгеләр оештырыла, тулы канлы тормыш белән яшибез, - ди Виталий.
Спорт ярышларында ул алдынгы рәтләрдә. Сәламәт яшәү рәвеше нәтиҗәле хезмәткә әйди, куйган максатка ирешергә ярдәм итә, ди яшь эшче. Ул шәһәркүләмендә оештырылган һөнәри бәйгеләрдә ел саен призлы урыннар ала, быел да кыручылар арасында III урын алган, ике ел элек республика бәйгесендә өченче булган. Быел Казан дәүләт технология университетын тәмамлаган.
Виталий бүгенге көндә эшче булса, киләчәктә аның инженер булуы мөмкин. Станциядә яшьләргә һөнәр буенча үсү мөмкинлеге зур. Гаиләсе белән дә хаклы рәвештә горурлана ул. Тормыш иптәше Олеся белән ике ул үстерәләр. Эштән арып кайткан гаилә башлыгы уллары белән кайнашып, ял итә, яшәү көче ала.
"ҺӨНӘРЕМ БЕЛӘН ГОРУРЛАНАМ"
Сәнәгатьтә үсеш темплары артуга бәйле рәвештә югары квалификацияле эшче кулларга ихтыяҗ зур. Андыйларны эшкә теләп алалар. Эшлекле яшь кадрлар - коллективның киләчәге, хезмәт алымнары һәм традицияләренең буыннан-буынга күчү нигезе.
Василий Рыжов - ГРЭСка эшкә нефтьчеләр тармагында тәҗрибә туплап, чарланып килгән яшь эшчеләрнең берсе. "Татнефть" АҖ һөнәр бәйгеләрендә ул еш призлы урыннар алган. Нефть тармагына эшкә килгәнче, шәһәребезнең көчле мәктәпләреннән саналган 4нче мәктәптә урта белем алып, һөнәр лицеенда электрчы һөнәрен үзләштергән, Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән. Василий - максатына ирешә торганнардан, нефтьчеләр тармагыннан ГРЭСка эшкә күчү теләге булуга, бирегә үз һөнәре буенча эшкә күчкән. Шул рәвешле, Василий казан-турбина цехында V разрядлы электр-монтер булып ике ел инде хезмәт куя. Кыска вакыт эчендә ул станциядә үзен танытырга өлгергән. Үз эшен зур җаваплылык тоеп, яратып башкара. Җылылык һәм электр энергиясе җитештерүе белән Василий хаклы горурлана. Ул цехта электр җиһазларының көйле эшләве өчен җаваплы. Шул рәвешле, аның хезмәте турыдан-туры кешеләрне электр энергиясе белән тәэмин итүгә бәйле. Димәк, син халык ихтыяҗын канәгатьләндерүче дигән сүз. Һәр эшнең үзенчәлеге бар, аның хезмәте сменалы, тәүлекнең нинди вакыты, ял-бәйрәм булуга карамастан, график буенча хезмәт вахтасында булырга кирәк.
-Яңа технологияләр ныклап кергән чорда яшибез, шуңа күрә үз өстемдә эшләргә тырышам, - ди Василий.
Ул яңа җиһазлар белән кызыксына, алар белән интернет аша таныша. Агымдагы елда Казан дәүләт энергетика университетына укырга кергән. Димәк, энергетиканы ул гомерлеккә юлдаш итә дигән сүз. Ике ел рәттән станция данын яклап, шәһәркүләм һөнәри бәйгедә катнашып, җиңүче булган. Аның хезмәт үрләрен тиз яулавына шик юк.
-Техник грамоталы, инициативалы, бик оператив, катлаулы бурычларны җиңел үти торганнардан, - ди смена башлыгы Марат Халиков Василий турында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев