Үткән елгы эшчәнлеккә йомгак ясау, агымдагы елга бурычлар билгеләү буенча «Зәй су каналы» ҖЧШ хисап җыелышы «Космос» яшьләр үзәгендә узды. Анда район башлыгы Татьяна Воропаева катнашты. - 2013 ел оешма өчен уңышлы булды дип саныйм, алга куелган барлык бурычлар да үтәлде, финанс тотрыклылыгына ирешелде. Район хакимияте булышлыгыннан башка күп кенә...
Үткән елгы эшчәнлеккә йомгак ясау, агымдагы елга бурычлар билгеләү буенча «Зәй су каналы» ҖЧШ хисап җыелышы «Космос» яшьләр үзәгендә узды. Анда район башлыгы
Татьяна Воропаева катнашты.
- 2013 ел оешма өчен уңышлы булды дип саныйм, алга куелган барлык бурычлар да үтәлде, финанс тотрыклылыгына ирешелде. Район хакимияте булышлыгыннан башка күп кенә нәтиҗәләргә ирешерерлек түгел, - диде предприятие директоры Наил Муллин, еллык эшчәнлеккә тулы анализ ясап.
Оешмага 189 километр су үткәргеч, 64 чакрым канализациягә хезмәт күрсәтү йөкләнгән. Боларга өстәп, оешмага 28 артезиан коесы, 4 су кудыру һәм 2 канализация-насос станциясе, 2 биологик чистарту корылмасы карый. Проблемалар да юк түгел: суүткәрү челтәренең - 58, канализация челтәренең исә 75 проценты тузган. Суүткәргеч-канализация объектларында 158 кеше хезмәт куя. Узган ел зыянлы факторларга оешманың эшче урыннарына аттестация үткә-релгән. Аның нәтиҗәләре буенча эшче урыннарны заманча стандартларга туры китерүгә чаралар планы кабул ителгән. Оешма хезмәткәрләренә зыянлы эш шартлары өчен 4 проценттан 16 процентка кадәр күләмдә өстәмә түләүләр башкарыла, өстәмә яллар, акчалата компенсацияләр бирелә. Хезмәтне саклау, электр һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы, җылылык җиһазларыннан куркынычсыз файдалану буенча укулар оештырылган.
Предприятие эшчеләренә социаль ташламалар һәм гарантияләргә 300 мең сумнан артык акча тотылган. Узган елның июль аенда оешма хезмәткәрләренең хезмәт хакы 7,1 процентка индексацияләнгән.
Оешма шефлык итүче "Тату гаилә" бакчасын аеруча күз уңында тота. Узган ел бакчаның биләмәсе һәм яктырткычлары төзекләндерелгән, магнитофон, ноутбук, уенчыклар сатып алынган.
Оешма билгеләнгән план буенча 2616 метр суүткәргечне капиталь төзекләндергән. Бүгенге көндә предприятие 198 күпфатирлы йортка, 3938 шәхси йортка, 7 эре сәнәгать оешмасына, 57 бюджет оешмасына, 177 башка оешмаларга хезмәт күрсәтә. Узган ел "Саф су - озын гомер" муниципаль программасы һәм республика бюджеты хисабына 6932 метр суүткәргечкә капиталь ремонт эшләре башкарылган.
Агымдагы елда производство программасына 3 чакрым арадагы челтәргә, 130 метрда канализация челтәренә, 130 коега ремонт үткәрү һ.б.лар кертелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев