Торак-коммуналь хуҗалыгы - четерекле тармак. Бу тармакка караган «Зәй идарәче компаниясе» ҖЧШ нинди эшчәнлек алып бара? Ширкәт директоры Роза Хуҗина компания эшчәнлеге, халыкка нинди хезмәтләр күрсәтелүе турында сөйли. - "Зәй идарәче компаниясе" ҖЧШ гамәлдәге норма һәм кагыйдәләр нигезендә торак-коммуналь өлкәсе объектларын карап тору, файдалану һәм төзекләндерүгә контрольлек, гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр,...
Торак-коммуналь хуҗалыгы - четерекле тармак. Бу тармакка караган «Зәй идарәче компаниясе» ҖЧШ нинди эшчәнлек алып бара? Ширкәт директоры Роза Хуҗина компания эшчәнлеге, халыкка нинди хезмәтләр күрсәтелүе турында сөйли.
- "Зәй идарәче компаниясе" ҖЧШ гамәлдәге норма һәм кагыйдәләр нигезендә торак-коммуналь өлкәсе объектларын карап тору, файдалану һәм төзекләндерүгә контрольлек, гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр, дәгъваларның үзвакытында үтәлешен тәэмин итә. Халыкка сыйфатлы торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү максатында бездә техник күзәтчелек һәм дәгъва хезмәтләре эшли. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, бердәм диспетчерлык хезмәтенә шалтыратып, авария, торак йортны тоту буенча заявка бирергә, теге яки бу проблема белән кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында консультация алырга мөмкин. Бердәм диспетчерлык хезмәтенә кергән бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый. Алар дәгъваларны исәпкә алу хезмәтендә теркәлә һәм мөрәҗәгатьнең үтәлеше яшәүче раслаганнан соң гына контрольдән алына. Мөрәҗәгатьләр буенча үтәлештә хезмәт күрсәтүче поставщиклар, подрядчы оешмалар тарафыннан кимчелекләр ачыкланганда, дәгъва хезмәте төзегән актлар нигезендә күрсәтелеп бетмәгән хезмәтләр язып барыла. Һәм шуның нигезендә алар торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне башкарганда исәпкә алына. Мәсәлән, ишегалды пычрак, җыештырылмаган икән, әлеге хезмәт өчен яшәүчеләр аз түләячәк яисә бөтенләй түләмәячәк. Узган елгы нәтиҗәләр буенча күрсәтеп бетерелмәгән яки тиешенчә күрсәтелмәгән хезмәтләр өчен (256 мең сумнан артык) түләү күләмнәре яңадан исәпләнде.
Техник күзәтчелек хезмәтенең төп функциясе булып агымдагы һәм капиталь ремонт, күпфатирлы йортларда сантехник эшләр буенча хезмәт күрсәтүче подрядчы оешмалар эшенә күзәтчелек итү тора. Идарәче компания кураторлары көн саен йорт яны биләмәләренә рейд ясый, урыннарда эш үтәлешен тикшерә, ваемсыз, ялкау подрядчылардан сыйфатлы хезмәт күрсәтүне таләп итә. Техник күзәтчелек хезмәте аркасында акча средстволары максатчан кулланыла.
Безгә торак йортларда капиталь ремонт барышын контрольдә тоту вазифасы да йөкләнгән. Узган ел кураторлар капиталь ремонт барышында эшләнгән эшләргә бәя күтәрү очракларын ачыклап, алар түбәндәге өстәмә эшләргә тотылды. "Уңайлы йорт" торак милекчеләре ширкәте Ялчыгол урамының 14нче йортында капиталь ремонт барышында экономияләнгән 644 мең 628 сум акча Казан урамының 10нчы йорты түбәсен ремонтлауга китте. "Төзүче" торак төзелеш комбинаты Җиңү проспектының 1/18 йортын ремонтлау барышында күзәтү нәтиҗәсе буенча өстәмә эш - йортның подъездларына козереклар (33 мең 575 сумлык) куелды. Иске Мавриндагы Үзәк урам 1 һәм 2нче йортларга капиталь ремонт барышында экономия-ләнгән 120 мең сум Җиңү проспектының 1/14 йорты җылылык системасын ремонтлауга тотылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев