Ил күләмендә эре җитештерү предприятиеләре дөнья стандартларына җавап бирердәй продукция эшләп чыгаруны максат итеп куя. «Мефро уилз Руссия - Зәй заводы» ҖЧШ дә шуңа йөз тотып, яңа үсеш этабы кичерә. Агымдагы елның декабреннән 2013 елның мартына кадәр биредә зур күләмле модернизацияләү эшләре планлаштырыла. Ул гамәлдәге җитештерү куәтен тагын да арттыру,...
Ил күләмендә эре җитештерү предприятиеләре дөнья стандартларына җавап бирердәй продукция эшләп чыгаруны максат итеп куя. «Мефро уилз Руссия - Зәй заводы» ҖЧШ дә шуңа йөз тотып, яңа үсеш этабы кичерә. Агымдагы елның декабреннән 2013 елның мартына кадәр биредә зур күләмле модернизацияләү эшләре планлаштырыла. Ул гамәлдәге җитештерү куәтен тагын да арттыру, көндәшләрдән өстен булу, сыйфатны яхшырту өчен техник җиһазларны үзгәртеп кору, яңартуны үз эченә ала. Әлеге этапның заводта ни рәвешле үтәчәген, агымдагы елда башкарылган эшләр турында генераль директор Илья Давыдов сөйли.
- Иң элек заводның "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы" ширкәте буларак уңышлы эшли башлавын ассызыклау мөһим. 9 айда 1998 миллион сумлык тәгәрмәч продукциясе җитештерелде. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, җитештерүчәнлекнең 41 процентка артуы турында сөйли. Без моңа йөк машиналарына тәгәрмәч дисклары эшләп чыгаруны арттыру нәтиҗәсендә ирештек. Мәсәлән, җитештерелгән 798 мең данә дискның 595 меңе йөк машиналары өчен эшләнде. Аеруча профильле тәгәрмәч дисклары эшләү системасы җайга салыну продукциягә ихтыяҗны арттырды. Бездә эшләнгән продукцияне төп кулланучы булып "КАМАЗ" ААҖ тора. 9 айда барлык җитештерелгән продукциянең 79 проценты "КАМАЗ"га озатылды. Ел ахырына җитештерү күләмен тагын 21 процентка арттыру күздә тотыла.
Быел предприятиедә икътисади яктан уңай нәтиҗә бирүгә юнәлтелгән күп кенә тәкъдимнәр гамәлгә ашырылды, шулай ук 55 кайдзен-проект буенча җитди эш бара. Ел дәвамында аларны тормышка ашырып эшләү, чыгымнарны экономияләү өстәмә 24,3 миллион сум табыш алырга ярдәм итте. Җитештерү темпын арттыру белән беррәттән, хезмәткәрләрне социаль яклауга да игътибар бирелә. Сәламәтлек саклау, көнкүреш, торак өлкәсе өчен коллектив килешүе нигезендә ташламалар ясала, компенсацияләр каралган. Төрле мәдәни, спорт чаралары үткәрелә, һөнәри бәйгеләр оештырыла.
9 айда социаль өлкәгә 15280 мең сум акча сарыф ителде. Завод район хәйрия эшчәнлегендә, балалар учреждениеләренә шефлык ярдәме күрсәтүдә дә актив катнаша.
Бүген предприятиедә 1362 кеше эшли. Уртача хезмәт хакы 21 мең сум тәшкил итә. Аны ел башыннан 16 процентка арттыру мөмкин булды.
Ә киләчәккә планнарга килгәндә, инде бүген үк "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы" ҖЧШ яңа үсеш этабында. Декабрьдән җитештерү мәйданнарында зур күләмле модернизация эшләре башланачак. Тәгәрмәч дискларын дөнья стандартларына туры килерлек буяу белән каплау өчен чит илдә эшләнгән автомат линияләр урнаштыру, технологияне тагын да камилләштерү максатында җиһазларны заманчага алыштыру күздә тотыла. Чөнки чит ил автомобиль заводлары күгәреккә бирешми торган буяу белән капланган тәгәрмәч продукциясе сорый. Яңача буяу алымын куллану экологик яктан да файдалы. Ул атмосферага органик эреткеч калдыклары таралуны булдырмый. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен "Eisenmann" компаниясе белән килешү төзелде. Модернизация эше төгәлләнгәч, заводта ике буяу комплексы эшләтеп җибәреләчәк. Ул катафорез һәм топ-финиш буяудан торачак. Әлеге эш җайга салыну "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы" ҖЧШен Россиядә тәгәрмәч продукциясен югары сыйфатлы итеп җитештерү буенча алдынгы предприятие итәчәк. Модернизация өчен 9854 мең евро инвестиция кирәк. Ә заводны яңарту КамАЗ, УралАЗ, УАЗ автомобиль җитештерүчеләрен сыйфатлы продукция белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә һәм MERSEDES, VOLVO, FORD, ISUZU, FUSO, SCANIA кебек алдынгы чит ил җитештерүчеләре белән тыгыз хезмәттәшлекне җайга салуны күздә тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев