ГРЭС җитәкчелеге станциянең профсоюз комитеты белән берлектә биредә эшләүчеләрнең ялын оештыруга зур игътибар бирә. Сентябрьдә энергетикларның "Алтын көз" бәйрәмен үткәрү күркәм традициягә әверелде. Быелгы шундый бәйрәм узган шимбәдә "Ялта-Зәй" спорт һәм ял базасында ныклы әзерлек һәм зур оешканлык белән үтте. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы бәйрәмдә станциядә турыдан-туры эшләүчеләрдән тыш,...
ГРЭС җитәкчелеге станциянең профсоюз комитеты белән берлектә биредә эшләүчеләрнең ялын оештыруга зур игътибар бирә. Сентябрьдә энергетикларның "Алтын көз" бәйрәмен үткәрү күркәм традициягә әверелде. Быелгы шундый бәйрәм узган шимбәдә "Ялта-Зәй" спорт һәм ял базасында ныклы әзерлек һәм зур оешканлык белән үтте. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы бәйрәмдә станциядә турыдан-туры эшләүчеләрдән тыш, подряд оешмалары вәкилләре дә катнашты.
Бәйрәм, уен-ярышларны ачу тантанасында анда катнашучыларны станция директоры Әнвәр Хаҗиев тәбрикләде.
- Энергетикларның матур итеп бәйрәм итәргә тулы хокукы бар. Без энергия җитештерү һәм сату планнарын уңышлы үтибез. Быелның сигез ай хезмәт нәтиҗәләре узган елгыдан ким түгел. Энергия җитештерү планнарын арттырып үтәүгә ирешелде. Электр энергиясенә ихтыяҗ кимеми, киресенчә, арта. Бәйрәм, ярышлар оештыруга килгәндә, алар безгә кирәк. Киеренке хезмәттән соң эшләүчеләр оешкан төстә ял да итәргә тиеш. Кешедән эш кенә таләп итеп булмый. Аның ялы, буш вакытын ничек уздыруы турында да кайгырту кирәк, - диде ул.
Көне буе явып торган яңгыр ярышлар үткәрүгә бераз комачауласа да, бирегә җыелган энергетикларның ярышларда катнашып җиңү яулау дәртен сүндерә алмады.
Бәйрәмнең ярышлар блогы 8 этаптан торган катнаш эстафета белән башланды. Анда станциянең 9 командасы, шул исәптән ветераннар командасы катнашты. Ир-атлар һәм хатын-кызлар 100, 300, 500 метрлы дистанцияләрне үткәннән соң, эстафета таягын велосипедчыларга, аннан соң йөзүчеләргә тапшырды. Бу ярышта беренче урынны техник хезмәт күрсәтү цехы командасы яулады. 1нче казан-турбина цехы - II, электр цехы III урында. Җиңүчеләргә медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Күчмә кубокны икенче ел рәттән техник хезмәт күрсәтү цехы алды.
- Безнең бу җиңү - озак, киеренке күнегүләр узу нәтиҗәсе. Бердәмлек, бер-беребезне аңлау нәтиҗәсендә без яңадан беренче булдык, - диде команда капитаны Альберт Галләмов.
Байдарка һәм каноэларда ишү буенча ярышлар аеруча кызыклы үтте. Спортның бу төренең программага кертелүенә ике генә ел. Әмма энергетиклар аларны яхшы "иярли". Бу ярышта 6 спортчы катнашты. Финишка беренче булып спортның шушы төре остасы Андрей Лемесов килде. Сергей Акатьев - II, Айзат Сафиуллин III урында булды.
Төрле ярышлар, уеннар, конкурслар Мәскәү циркы артистлары чыгышлары белән үрелеп барды.
Бәйрәм чаралары озак дәвам итте. Бирегә килүчеләр аларда теләп катнашты. Шул рәвешле, коллектив бердәм булуын, хезмәттә генә түгел, спортта да сынатмавын тагын бер мәртәбә раслады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев