«КАМАЗавтотехника» ҖЧШнең 2012 елда милекчесе үзгәрү сәбәпле, предприятие продукциясе базарга «Мефро уилз Руссия» бренды астында чыга. Mefro wheels CmьH компаниясенең штаб-квартирасы Рордорфта (Бавария федераль җирлеге). Мефро компаниясе эшчәнлеген 1990 елда башлый. Җитештерү эшчәнлеге белән 8 бүлендек (дочерний) компания шөгыльләнә, шуның дүртесе - Германиядә; Франция, Төркия һәм Аргентинада - берәр. 2010...
«КАМАЗавтотехника» ҖЧШнең 2012 елда милекчесе үзгәрү сәбәпле, предприятие продукциясе базарга «Мефро уилз Руссия» бренды астында чыга. Mefro wheels CmьH компаниясенең штаб-квартирасы Рордорфта (Бавария федераль җирлеге). Мефро компаниясе эшчәнлеген 1990 елда башлый. Җитештерү эшчәнлеге белән 8 бүлендек (дочерний) компания шөгыльләнә, шуның дүртесе - Германиядә; Франция, Төркия һәм Аргентинада - берәр. 2010 елда Мефроның йөк һәм җиңел автомобильләре көпчәкләрен сату күләме 15 миллион тәшкил итте. Mefro, KROHPRIMZ, SVDRAD һәм Titan маркалы көпчәк дискларын автомобиль җитештерүчеләргә бөтен ил буенча сата.
Европа базарында "Мефро уилз"ның йөк автомобильләре көпчәкләре өлеше - 50, җиңел автомобильләрнеке 28 процент тәшкил итә.
2011 елдан "Мефро" компаниясе Россия Федерациясендә актив эшли башлады. 2011 елның декабрендә Зәй заводын (хәзер ул "Мефро уилз Россия - Зәй заводы"), Тольятти шәһәрендәге "АвтоВАЗ"ның җиңел автомобильләр көпчәкләре җитештерү активларын, Чаллы шәһәрендә яңа комплекс төзү өчен 20 гектар җир участогы ала.
Зәй заводында агымдагы елның 5 аенда төяп җибәрелгән продукция күләме 1018 мең сум тәшкил итте, бу - планлаштырылганнан 1,2 процентка күбрәк. Көпчәк җитештерү продукциясе үсеше йөк автомобильләре көпчәкләренә басым ясау белән бәйле.
Быел 5 айда барлыгы 416 мең данә көпчәк дисклары җитештерелде, шуның 296 меңе - йөк автомобильләре, 120 меңе җиңел автомобильләр өчен.
Көпчәк продукциясенең төп кулланучысы булып "КАМАЗ" АҖ кала. Аңа җитештерелгән продукциянең 81 проценты туры килә, читтәге кулланучыларга турыдан-туры килешүләр нигезендә - 19 процент.
Шунысын әйтергә кирәк, завод бизнес-планның төп техник-икътисади күрсәткечләрен үтәде. Завод җитәкчелеге әйтүенчә, биредә җитештерү системасы принциплары һәм коралларын гамәлгә кертү буенча эш дәвам итә. Әлеге система предприятиедә 2007 елда тормышка ашырыла башлаган. Бу эшчәнлек буенча нәтиҗәлелек 125 миллион сум тәшкил иткән.
Быел апрельдән "КАМАЗ" АҖ өч компонентлыдан профилле дисклар эшләүгә күчкән, димәк, "Мефро уилз Россия - Зәй заводы" ҖЧШнең продукция структурасы үзгәрә. Быел завод 699 мең данә йөк автомобильләре көпчәкләре эшләп чыгаруны планлаштыра, шуның 254 меңе - профилле (2011 ел белән чагыштырганда, үсеш 206 процент), 445 меңе - өчкомпонентлы көпчәк.
Бүгенге көндә предприятиедә профильле көпчәкләр линиясен модернизацияләүне проектлау тәмамланып килә.
- 2013 елның яртысына әлеге линия максималь дәрәҗәдә автоматлаштырылган заманча җиһазланачак. Үзгәртеп коруның максаты - бүгенге көндә безнең тарафтан сөйләшүләр алып барылучы MERSEDES, VOLVO, MAN, SCAIA, DAF кебек автомобиль җитештерүче компанияләрнең сыйфат стандартлары таләпләренә җавап бирү. Без шулай ук буяу буенча яңа линия проектлау буенча актив эш алып барабыз. Әлеге линия көпчәкләрне лаклауны тәэмин итәргә тиеш. Бу линия 2013 елның икенче кварталында эшли башлар дип планлаштырыла, - диде предприятие җитәкчесе Илья Давыдов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев