Икътисад, сәнәгать, эшмәкәрлек

Зур икътисад кече эшмәкәрлеккә таяна

"2015 елга республика тулаем эчке продуктында кече һәм урта бизнес өлеше өчтән бердән күбрәк булырга тиеш", - диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан эшмәкәрләренең III съездында. Президент әйтүенчә, кече һәм урта бизнеска мөнәсәбәтне үзгәртергә, үз бизнесларын булдырып, аларның дәүләткә хезмәт күрсәтүен аңларга кирәк. Гомумән, эшмәкәрләр белән эшләү системасын үзгәртү, алар...

"2015 елга республика тулаем эчке продуктында кече һәм урта бизнес өлеше өчтән бердән күбрәк булырга тиеш", - диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан эшмәкәрләренең III съездында. Президент әйтүенчә, кече һәм урта бизнеска мөнәсәбәтне үзгәртергә, үз бизнесларын булдырып, аларның дәүләткә хезмәт күрсәтүен аңларга кирәк. Гомумән, эшмәкәрләр белән эшләү системасын үзгәртү, алар белән очрашулар үткәрү, эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыру зарур. Әлеге җәһәттән районда эшмәкәрләр белән очрашып, ирешелгәннәр, эшчәнлектә булган проблемаларны уртага салып сөйләшүләр даими оештырыла.

Хакимиятнең зур залында шундый очрашуларның чираттагысы узды. Аңа төрле тармакларда үз бизнесын булдырган эшмәкәрләр чакырылды. Киңәшмәдә районда кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтү программаларының үтәлеше турында сүз барды. Анда район башлыгы Татьяна Воропаева, ТР сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, ТР инвестицияләр үсеше агентлыгы җитәкчесе урынбасары Лиана Сәетова катнашты.

Соңгы елларда районда кече бизнес үсеш кичерә: бүгенге көндә бездә 252 кече предприятие (шул исәптән 146 микропред-приятие), 1673 шәхси эшмәкәр исәпләнә. Кече һәм урта бизнес предприятиеләрендә 2,5 мең кеше эшли.

- Бизнес халык хуҗалыгының барлык тармакларына үтеп керде, тулаем икътисадта аның роле бәхәссез, - дип ассызыклады чыгышында башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Павел Байрашев.

Узган ел кече бизнес тармагы предприятиеләре 225 миллион сум салым түләгән. Кече предприятиеләрдә эшләүчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы 15300 сум тәшкил итә. Эшмәкәрләр халыкка төрле хезмәт күрсәтә, шуның 57 проценты - күпләп һәм ваклап сату, 37се - төзелеш, 11,5 проценты эшкәртү тармагына карый. Халыкта торак ремонтлау, тәрәзә-ишекләр кую, транспорт ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтүгә ихтыяҗ тугач, көнкүреш хезмәте күрсәтү буенча бизнес үсә төшкән. Шулай ук реклама эшчәнлеге, юридик һәм консультация бирү хезмәтләре үсә. Шунысын да әйтергә кирәк, эшмәкәрләр - муниципаль конкурслар һәм туклану продуктлары, дарулар кайтару, ремонт-төзелеш эшләре башкару, пассажир ташу, йортларны капиталь төзекләндерүдә заказларны актив үтәүчеләр. Тулаем алганда, эшмәкәрлек социаль тотрыклылыкны, халыкның мәшгульлеген тәэмин итү, хезмәт базарындагы киеренкелекне йомшартуда зур роль уйный. Эшмәкәрлектә җитештерүнең көч-куәте, районның икътисадый үсеше, социаль программаларның уңышлы үтәлеше кече бизнес белән бәйләнгән. Үз эшеңне булдыруга "Үзмәшгульлек" федераль программасы да алшарт. Әлеге программа кабул ителгән көннән 719 кеше дәүләт субсидиясе хисабына үз эшен башлады. Яңа эш башлаган эшмәкәрләргә аякка басу өчен "Лизинг-грант" республика программасы да зур ярдәм. Әлеге программа буенча районда 34 эшмәкәр кирәкле техника, җиһаз алды. Алар тарафыннан 115тән артык эш урыны (аеруча авыл җирендә) булдырылды.

Кече бизнесның социаль проектларда катнашуы да куанычлы. Бүгенге көндә районда 41 кече һәм урта бизнес субъекты ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондын формалаштыруда катнаша. Эшмәкәрләр шимбә көннәрдә узучы социаль ярминкәләрдә дә актив катнаша. Киңәшмәдә ярминкәләрдә актив катнашкан эшмәкәрләр Владимир Игошин, Олег Савгильдин, Николай Зайцев, Василий Рафаилов һ.б.ларга рәхмәт белдерелде.

Шамил Агеев - ТР сәүдә-сәнәгать палатасы эшчәнлеге, Лиана Сәетова эшмәкәрләр өчен булган республика программалары хакында сөйләде. Алар - "Лизинг-грант", "Эшне башлау", "Социаль бизнес" программалары. Әлеге программалардан эшмәкәрләр кыю файдалана. Зәйдә кече бизнесны үстерүгә перспектива бар, бу эшкә яшьләрне дә тартасы иде, диде Шамил Агеев. Районда эшмәкәрлектә яшьләр юк түгел. Шуларның берничәсе киңәшмәдә чыгыш ясады. Айбулат Таҗиев белән Ришат Шакиров кече күппрофилле бизнес перспективалары, көнкүреш калдыкларын утильләштерү өлкәсендәге эшмәкәрлек үсешен бәян иттеләр, салым, башка төр түләүләрдәге проблемаларны атадылар. Ришат Шакиров тиздән чүп-чарны сортларга аеру заманча комплексын эшкә җигәчәк.

Татьяна Воропаева, киңәшмә эшенә йомгак ясап, мондый очрашуларның даими оештырылачагын, хәл итәсе мәсьәләләр, проблемалар турында сөйләшүләр алга таба да булачагын әйтте. Ул яңа эш урыннары булдырган, уңышлы эшчәнлек алып барган, социаль проектларны тормышка ашыруда актив катнашкан өчен бер төркем эшмәкәргә район башлыгы Мактау грамотасын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Зур икътисад кече эшмәкәрлеккә таяна
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Икътисад, сәнәгать, эшмәкәрлек