Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Светлана Михайловна Журавлеваның 1 гыйнварда юбилее. Без сине ихлас күңелебездән 50 яшьлек юбилеең белән тәбрик итәбез. Син һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, бөтен гомереңне, көчеңне укучы балалар өчен биргән гүзәл зат, ягымлы туганыбыз, без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен,...
Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Светлана Михайловна Журавлеваның 1 гыйнварда юбилее.
Без сине ихлас күңелебездән 50 яшьлек юбилеең белән тәбрик итәбез. Син һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, бөтен гомереңне, көчеңне укучы балалар өчен биргән гүзәл зат, ягымлы туганыбыз, без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, җизнәбез Юрий белән матур-тигез гомер итегез. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле һәм озын булсын! Балаларың, оныкларың, якыннарыңның игелеген күреп, һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат күңелле булып озак яшә.
Түти, диеп әйтер кешең булу -
Нинди бәхет бит ул дөньяда!
Шатлыкларың булса - уртак була,
Кайгыларың булса - югала.
Карашларың җылы яңгыр кебек,
Елмаюың айдай сөйкемле.
Шәфкатеңнең иге-чиге юк бит,
Кояш чәчкән нурлар шикелле.
50 яшь - ул әллә ни күп түгел,
Тырыш, әйдә, йөзгә җитәргә.
Язсын йөзгә җитеп, шатлык белән
Бергә-бергә гомер итәргә.
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын сиңа мул гына.
Без телибез сиңа ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Сине яратып, хөрмәт итеп сеңлең Римма Зверевалар гаиләсе. Бу теләкләргә әтиебез, энең Ивановлар, сеңлең Батьковлар, Иске Зәйдән Малафеевлар гаиләсе дә кушыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев