Котлыйбыз

Туган көн белән!

Куш-Елга авылында туып, шунда гомер итүче Нурия Илһам кызы Асаеваның 25 декабрьдә туган көне. Кадерле әниебез! Сине олы бәйрәмең - 80 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне...

Куш-Елга авылында туып, шунда гомер итүче Нурия Илһам кызы Асаеваның 25 декабрьдә туган көне.

Кадерле әниебез! Сине олы бәйрәмең - 80 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай шат күңелле булып, безне сөендереп яшә!

Һәркөн сине котлап кояш чыксын,

Сине назлап җилләр иссеннәр.

Яшәү матурлыгы, яме булып

Көн артыннан көннәр үтсеннәр.

Күңел күгең һәрчак аяз булсын,

Читләп үтсен сагыш-борчулар.

Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,

Аннан кадерлерәк нәрсә бар?!

Туган көнең - юбилеең белән

Чын күңелдән сине котлыйбыз.

Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,

Күңел тынычлыгы телибез.

Юлларыңа ак бәхетләр яусын,

Шатлык балкып торсын йөзеңдә.

Кайгы-хәсрәт баш очыңнан узсын -

Шул теләкләр бездән үзеңә.

Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленнәрең Нәкыйп, Мөндил, Рөстәм, Гөлчәчәк, Рәис, Гөлназ, Рәсимә, Илгиз, оныкларың Диләрә, Искәндәр, Гөлшат, Илнур, Илүзә, Руслан, Рәмис, Нәфис, Гөлназ, Илназ һәм оныкчыкларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Туган көн белән!
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлыйбыз