Зәй бистәсе тирәсендә "Пугачев фетнәсе" вакыйгалары булган көннән 240 ел вакыт үткән. Нәкъ менә шушы дата уңаеннан музейга 1нче һәм 7нче мәктәп укучылары килде. Укучылар өчен В. Малахов материалларына нигезләнеп, махсус лекцияләр әзерләнде. Туган як тарихын өйрәнүче, энциклопедияләр авторы бу эшләрне Үзәк дәүләт архивының борынгы актларына һәм үзәк дәүләт хәрби...
Зәй бистәсе тирәсендә "Пугачев фетнәсе" вакыйгалары булган көннән 240 ел вакыт үткән. Нәкъ менә шушы дата уңаеннан музейга 1нче һәм 7нче мәктәп укучылары килде. Укучылар өчен В. Малахов материалларына нигезләнеп, махсус лекцияләр әзерләнде. Туган як тарихын өйрәнүче, энциклопедияләр авторы бу эшләрне Үзәк дәүләт архивының борынгы актларына һәм үзәк дәүләт хәрби тарихи архив материалларын өйрәнеп язган.
Балаларга иң элек Емельян Пугачевның кем булуы турында аңлатма бирелде. Дон буе казагы Е. Пугачев Россия авыллары һәм шәһәрлә-рендә, крестьяннарны оештырып, фетнә, бунт күтәрүдә башлап йөри. Аны кулга алып, Казан төрмәсенә ябалар, ләкин ул аннан кача. Кама аша Зәй тамагына керә. Монда Ал. Бистәсендә Петр III вакытында гвардия унтер-офицеры булып хезмәт иткән Михаил Голев белән якыннан таныш була. Михаил Голев крестьяннар фетнәсе бастырылганчы Е. Пугачевның ышанычлысы булып тора.
1774 елның 15 гыйнварында баш күтәргән крестьяннар тәэсирендә 70 яшьлек капитан Мертвецов, секунд-майор Лопатин һәм капитан Савинич бернинди каршылыксыз крепостьны бирә. 17 гыйнварда Ю. Бибиков җитәкчелегендәге отряд ярдәмгә килә. Бибиков 4 көн эчендә фетнәне бастырырга тиеш була, ләкин ул 10 көнгә сузыла. Крепостьны фетнәчеләр кулына тапшырганнары өчен Лопатин һәм Мертвецовны Азов крепостена гомерлек каторгага җибәрәләр, ә Савинич хөкем карары чыкканчы үлеп китә.
Менә шундый тарихи мизгелләре белән Зәйдә үз эзен калдыра Дон казагы Е. Пугачев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев