Мәдәният һәм сәнгать

Яшьләр сәхнә тотты

Имәнлебашта талантлы, авыл мәдәни тормышында актив катнашучы яшьләр булуы куанычлы. Берничә ел элек яшьләрнең "Әллүки" театры оешып, уңышлы гына эшләп китте. Башта коллектив мәдәният йортында балалар өчен әкиятләр сәхнәләштерде, тора-бара яшьләр, урта һәм өлкән буын өчен дә спектакльләр күрсәтте. Кыскасы, яшьләребез башкару осталыгын арттыра, шомара бара. Күптән түгел әлеге коллектив...

Имәнлебашта талантлы, авыл мәдәни тормышында актив катнашучы яшьләр булуы куанычлы. Берничә ел элек яшьләрнең "Әллүки" театры оешып, уңышлы гына эшләп китте. Башта коллектив мәдәният йортында балалар өчен әкиятләр сәхнәләштерде, тора-бара яшьләр, урта һәм өлкән буын өчен дә спектакльләр күрсәтте. Кыскасы, яшьләребез башкару осталыгын арттыра, шомара бара.

Күптән түгел әлеге коллектив Хәбир Ибраһимовның ике пәрдәлек "Хатыным - алтыным" комедиясен сәхнәгә куйды. Бу көнне тамаша залында алма төшәр урын юк иде. Тамаша начар гадәт - эчүчелекне фаш итүдән гыйбарәт булды. Яшьләр актуаль теманы күтәреп, халыкка комедия аша әдәп-әхлак кыйммәт-ләрен саклау кирәклеген җиткерде. Олысы-кечесе тамашадан гыйбрәт алды, яшьләр чыгышы көчле алкышларга күмелде. Егет-кызларыбызның рольләрне башкару осталыгына сокланырлык. Рольләрне башкаручылар - Рафил Иркашев (Алабуга мәдәни-агарту училищесында белем ала), Риназ Вәлиуллин, Рамил Гыйләҗиев, Илзирә Шаһиева, Рәзинә Хәйруллина, Ләйсән Әхмәтвәлиева. Әлеге егет-кызларыбыз сәхнәдә үсте, дисәк тә, ялган булмас. Район күләмендә "Каз өмәсе" йола-бәйрәмен күрсәткән тамашада аларга сокланмаган кеше булмагандыр. Бәйрәмгә үзенчәлек, мәгънә өстәде алар. Йолкынган казларны урам буйлап җырлап барып, чишмәдә юучылар да яшьләр булды. Драматург Мансур Гыйләҗевнең "Казан егетләре" спектакле белән чыгыш ясап та имәнлебашлыларны сокландырганнар иде алар.

Мәдәният идарәсе хезмәткәрләре яшьләребез чыгышына игътибар итмичә калмады. "Хатыным - алтыным" коме-диясен тиешле югарылыкта, оста башкаручы егет-кызларга югары бәя бирде алар.

Яшьләр - кыю халык кына түгел, оста, сәләтлеләр, дияр идем. "Әллүки"гә иҗат мәйданында уңышлар, казанышлар юлдаш булсын, зур сәхнәләрдә танылырга язсын.

Энҗе Әхмәтҗанова,

Имәнлебаш мәдәният йорты директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Яшьләр сәхнә тотты
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәдәният һәм сәнгать