Совет кинофильмнары һәрберсе үзгә, кабатланмас, тәрбияви көчкә ия. Зәй мәдәният йортлары әнә шул фильмнарны сәхнәләштереп күрсәтү белән гөрли, мәдәният хезмәткәрләре исә янып-ялкынланып, бер-берсен уздырып эшли. Тамашаны куйганчы, мәдәният хезмәткәрләре аны тәрҗемә итә, андагы образларга үзешчәннәрне тарта. Шул рәвешле иҗат коллективы совет фильмнары сулышын тоеп, андагы образлар белән, шул мәшәкать белән...
Совет кинофильмнары һәрберсе үзгә, кабатланмас, тәрбияви көчкә ия. Зәй мәдәният йортлары әнә шул фильмнарны сәхнәләштереп күрсәтү белән гөрли, мәдәният хезмәткәрләре исә янып-ялкынланып, бер-берсен уздырып эшли. Тамашаны куйганчы, мәдәният хезмәткәрләре аны тәрҗемә итә, андагы образларга үзешчәннәрне тарта. Шул рәвешле иҗат коллективы совет фильмнары сулышын тоеп, андагы образлар белән, шул мәшәкать белән яши. Шунысы игътибарга лаек, һәр тамашаның үз йөзек кашы, үзенчәлеге бар.
Аксарлылар "Тормыш кадрлары" дип аталган иҗат фестивале кысаларында Владимир Меньшовның "Любовь и голуби" лирик фильмын сәхнәләштереп күрсәтте. Тамаша караганнан соң, иҗат итүгә камиллекнең чиге юк икәненә инанып кайттык. Шунысы игътибарга лаек, тамаша нәкъ фильмдагы кебек сәхнәләштерелде. Беренче каналда баручы "В точь в точь" тапшыруындагы кебек үзешчәннәр артистларның нәкъ үзе иде.
- Дистәдән артык фильм караганбыздыр, берсе дә күңелгә хуш килмәде, аптырашта калганны күргән сеңлем Изалия "Любовь и голуби" фильмын куегыз, Рафаил Хәсәншин Васяны артистларча башкарачак, Надя роленә Лилия Динмөхәммәтова кулай, Раиса Захаровнаны Зөһрә Бәхтевәлиева оста итеп ачачак, Фәтхелгаян Әхмәтҗановны - Митя, синең үзеңне Шура образында күрәм дип тәкъдим ясады, - диде мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина, әлеге тамашаны ничек әзерләүләре турында бәян итеп.
Әйткән сүз, аткан ук. Аксар үзешчәннәре нәкъ шулай эшли дә. Бергәләп фильмны караганда, һәркем үз образы башкару осталыгын, сөйләмен күңеленә сала бара, холык-фигылен, килеш-килбәтен, киемнәрен өйрәнә.
-Кабатлауга ун көнләп йөрдек, киемнәр эзләп өй чормаларына менәргә туры килде, - диләр үзешчәннәр.
Тамашада яшь башкаручылар да рольләрен ача алды. Леня образын студент Искәндәр Мөсләхов, Люданы Юлия Аввакумова, Оляны исә мәктәп укучысы Нәзилә Нуруллина оста итеп башкарды. Нәзилә Оляны башкарам дип үзе тәкъдим ясаган.
- Митяны уйнау җиңел булмады, эчкән кешене беренче мәртәбә уйнавым, үземне вата-вата, эчкече яссылыгына төшеп уйнарга туры килде, - ди Фәтхелгаян Әхмәтҗанов.
Кызык рольне оста башкарды Фәтхелгаян абый. Рафаил Хәсәншин Васяны кирәгеннән артык, Зөһрә Бәхтевәлиева профком рәисен Гурченкоданоста башкарды, Гүзәлия Гатина исә коеп куйган Шура иде.
-Лилия моңа кадәр кечкенә рольләр башкара иде, бу тамашада ул яңа ягы белән ачылды, Надяны бөтен аһәңе белән ача алды, - ди Гүзәлия Гатина, хезмәттәше талантына сокланып.
Чыннан да, Лилия коеп куйган Надя иде.
-Фильмны сәхнәләштерү зур җаваплылык өсти, бар нәрсә чагыштыруда беленә, мин үземне шул образдан эзләдем, шуңа да отышлы чыккандыр, - ди Лилия Динмөхәммәтова.
Киемнәр, сәхнә атрибутлары да дөрес сайланган. Күгәрченнәр үстерүгә хирыс Васяга да мөмкинлекләр бар тамашада: өй кыегына күгәрченнәр өчен каралты булдырылып, анда чып-чын күгәрченнәр гөрләшә иде.
- Күгәрченнәр сатып алганнар дип уйлый күрмәгез, алар үзебезнеке, клуб түбәсе тулы, - дип көлеште үзешчәннәр.
Тамашада тере күгәрченнәрнең булуы аңа үзгәлек өстәде, мәгънә бирде.
-Әлеге фестивальгә положение ясаганда, кайбер катлаулы урыннарны бирә алмаслар инде дигән уй килде, тик ялгышканмын, кайбер мәдәният йорты хезмәткәрләре иҗади эшләп, көтелмәгән сюрпирзлар белән шаккатыра, - ди мәдәният идарәсе методисты Римма Варламова.
Аксарлылар тамашада катнашучылар фотосурәтләре белән афиша , презентация ясарга да өлгергәннәр хәтта. Соңгысы буенча аларга Эдуард Мәүлитов булышлык иткән. Тулаем алганда, аксарлылар авылдашларына искиткеч тамаша бүләк итте. Күмәк күренешләрдә укытучылар коллективы зур тырышлык куйды, араларында мәктәп директоры Илсөя Фәйзуллина да бар иде. Шәл ябынган ханымнарның тамаша залына чыгып күмәк биеп алулары Тәкмәк апаларының кайчандыр Аксар клубына килеп биеп киткәннәрен хәтерләтә. Әнә шундый биюләрнең берсендә алар арасында Митя белән Шура да кайнаша.
Тамаша Надя белән иләс-миләс уйларга бирелеп алган Васяның очрашып, аңлашулары, бер-берсенә мәхәббәтләрен аңлатучы күгәрченнәр очыру белән тәмамлана. Гаилә кыйммәтләренә мәдхия укучы әлеге тамаша авыл халкында зур кызыксыну уятты, фильмның янә сәхнәдә кабатлануын сорау - шуңа дәлил.
Аксарлылар тамашаны рус телендә уйнап, тәкмәклеләрне сөендерергә җыена.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев