1, 2, 3 августта Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы масштабы буенча тиңе булмаган VII Бөтенроссия Спас ярминкәсенә чакыра. Быел ярминкәдә беренче мәртәбә Кырым (эксклюзив әйберләр һәм мөгездән эшләнгән хатын-кыз бизәнү әйберләре), Белоруссия (картиналар - киндер, май, алтын белән декорланган) һәм Үзбәкстан (җиде буын тимерчеләр вәкиле данлыклы бохара пычаклары һәм башка әйберләр алып...
1, 2, 3 августта Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы масштабы буенча тиңе булмаган VII Бөтенроссия Спас ярминкәсенә чакыра.
Быел ярминкәдә беренче мәртәбә Кырым (эксклюзив әйберләр һәм мөгездән эшләнгән хатын-кыз бизәнү әйберләре), Белоруссия (картиналар - киндер, май, алтын белән декорланган) һәм Үзбәкстан (җиде буын тимерчеләр вәкиле данлыклы бохара пычаклары һәм башка әйберләр алып киләчәк) осталары катнашуы көтелә.
Шулай ук беренче мәртәбә "Изге Русь: үткәне, бүгенгесе, киләчәге" дип аталган күргәзмә оештырылачак.
Елдан-ел ярминкәдә халык кәсәбәчелеге продукциясе ассортименты арта бара. Болар - туку, алтын белән чигү, төрле материаллардан курчаклар ясау, керамика, ювелир сәнгате, күн һәм тиредән эшләнгән әйберләр, агач һәм каен тузын нәкышлау, сөякне юнып эшләү, чигү, бәйләү, тукыма кисәкләре мозаикасы, тукымадан аппликация, келәм туку, тимерче осталыгы (тимердән коеп эшләү), лак миниатюрасы, фарфор әйберләре, йоннан басып эшләү, каллиграфия (шамаилләр), камыр пластикасы, декупаж, декоратив формалар, модульле өс киеме, мамыктан әйберләр, гжель, металлны нәкышлау һ.б.
Фольклор коллективлар чыгышы кунаклар күңеленә хуш килер. Өч көн дәвамында җыр-биюләр тынып тормаячак.
Ярминкә мәйданында ХIХ гасыр стилендәге шау-шулы ярминкә торгызылачак.
Биредә шулай ук авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү предприятиеләре продукциясе киң булачак.
Бу көннәрдә музей-тыюлык VII Бөтенроссия чаң тавышы фестивале дә үткәрәчәк. Быел ул илебез төбәкләреннән 64 чаң сугучыны һәм 23 иҗат коллективы һәм солистларны җыячак. Фестивальдә катнашучылар Спас соборының чаң сугу башнясында һәм Шишкин күлләрендә урнаштырылган күчмә чаң сугу җайланмаларында чыгыш ясаячак.
Чаң тавышы фестивале кысаларында чаң сугу сәнгате, халык биюләре буенча мастер-класслар, "Кич утыру"лар оештырылачак.
Шунысын да әйтик, Алабуга Спас ярминкәсендә 2013 елда 100 мең кеше катнашты, 867 декоратив сәнгать остасы үз товарын тәкъдим итте.
Быелгы ярминкәдә катнашырга теләк белдереп, 136 шәһәр һәм торак пунктыннан 690 заявка керде, шуның 22се - Татарстаннан. Родос Греция утравы, Эквадордан да осталар киләчәк. Яңадан "Бал шәһәрчеге" ачылачак, авыл милли ихаталары эш-ләячәк, гадәткә кергән "Спас туташы" һәм "Суган фестивале" узачак.
Спас ярминкәсе программасы белән тулырак e-mail:elmuseum@mail.ru сайт: www.elabyga.com аша таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев