Районда Милли мәдәният елы уңаеннан «Кулга-кул тотынышып» дип исемләнгән иҗат фестивале старт алды. Аның кысаларында күптән түгел Түбән Биштә «Җирлегем хәзинәсе» дип исемләнгән тамаша-кичә узды. Ул авыл бәйрәме буларак оештырылды. Анда район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина катнашты. Түбән Биш авылының үткәне тирәндә. Аңа XVIII гасыр башларында Каманың уң як...
Районда Милли мәдәният елы уңаеннан «Кулга-кул тотынышып» дип исемләнгән иҗат фестивале старт алды. Аның кысаларында күптән түгел Түбән Биштә «Җирлегем хәзинәсе» дип исемләнгән тамаша-кичә узды. Ул авыл бәйрәме буларак оештырылды. Анда район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина катнашты.
Түбән Биш авылының үткәне тирәндә. Аңа XVIII гасыр башларында Каманың уң як ярында яшәгән кешеләр тарафыннан нигез салына. Халык игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелек белән шөгыльләнә. Якын-тирә авыл өлкәннәре Биш авылы базарын әле дә хәтерли. Базар пәнҗешәмбе көннәрендә узган, анда халык үзе җитештергән, ясаган әйберләр белән сату иткән. Куш-Елга, Шыкмай халкы палас суккан, арба-чана эшләгән, түбәнбишлеләр бизәкләп тәрәзә, капка ясаган.
Түбән Биштә мәктәп ачылуга 82 ел тула. Әлеге мәктәптә күренекле кешеләр - язучы, тарихчы Рабит Батулла, шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов, артист Николай Дунаев, Олимпия чемпионы Федор Симашев, академик Марс Михайлов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәмзә Арсланов һ.б.лар белем алган. Бу мәктәптә белем алучылар илнең кайсы тармагында гына хезмәт куймый?!
Мәдәният йорты эшчәнлеген дә өлге итеп куярлык: "Өмет" халык театрын янәшә-тирә авыллар әле дә сагынып сөйли. Мәдәният йорты директоры Гөлия Вохмина театрның яңадан торгызылачагын белдерде. Биредә өлкәннәр һәм балалар өчен түгәрәкләр, "Идегәй" татар, "Бишкәй" керәшен фольклор коллективлары эшли.
Авыл бәйрәменә халык күп җыелды. Аның төп кунаклары хезмәт ветераннары иде. Аларның урыны түрдән булды. Бәйрәмдә авыл тарихы, аның күренекле кешеләре турында сөйләнде, хезмәт алдынгыларына дан җырланды. Чыннан да, авыл йөзен аның халкы билгели. Алар - Татарстанның атказанган механизаторы һәм "Хезмәт даны" орденнарының тулы кавалеры Мәсгут Гыйльфанов; "Почет билгесе" һәм "Хезмәт Кызыл Байрагы" орденнары кавалеры Нәҗип Моратов, күп еллар авыл Советын җитәкләгән Әсхәдулла Фәйзуллин, Мөҗәһит Ситдыйков, Гасимә Габдрахманова, Халидә Сәлахетдинова һ.б.лар. Җирлек һәр эштә киңәш-табыш итәрдәй аксакалларга да бай. Лев Ермолаев, Мулланур Нуриев, Гыйльметдин Мөхәммәтдинов, Әлмөхәммәт Гыйльметдинов, Мөнир Талиповлар - әнә шундыйлардан. Җирле язучы Мөнир Талипов - "Зәй офыклары" газетасының аерылгысыз хәбәрчесе, әле дә район халкын иҗаты белән куандыра.
Кешене хезмәт бизи. Куш-Елга авылында яшәүче, бүлекчәнең алдынгы сыер савучысы Ландыш Җиһаншинаны һәр яктан үрнәк итеп куярлык. Гаиләдә яхшы ана, авылның мәдәни тормышында актив катнашучы ханым да ул. Тормыш иптәше Фидаил белән гаилә коруларына - 25 ел. Ә менә Гөлүсә белән Гыйльметдин Мөхәммәтдиновлар - 50, Евдокия белән Куприян Кудряшовларның бергә гомер итүләренә 60 ел. Авыл җирлеге башлыгы Дамир Насретдинов, 25, 50, 60 ел бергә гомер итүче парларга, теләкләр юллап, истәлекле бүләкләр тапшырды.
- Үткәнегез - матур тарих, тырыш хезмәт куеп, гаиләгез белән яшьләргә үрнәк булып яшисез, - диде ул.
Җирлектә өлге итеп куярдай яшь гаиләләр дә шактый. Роза белән Артур Насретдиновлар - иң яшь парлар. Гаилә башлыгы агрофирмада эшли, Роза - мәдәният хезмәткәре.
Кичәдә хезмәт кешесен зурлау кызыл җеп булып сузылып барды.
Бәйрәмдә җырчылар Ләйсән Тимерханова, Мария Чернова, Рената Вәлиәхмәтова, гармунчылар Фәрит Таймасов белән Сөләйман Гарипов, "Каприз" хореографик коллективы, биюче Илүзә Гыйльфанова чыгыш ясады. Аны Ралия Әхмәдуллина белән Гөлнара Шиһабетдиновалар оста итеп алып барды. Милли мәдәният елы уңаеннан сәхнәләштерелгән язның беренче бәйрәме - "Җимчәчәк", Пусташит авылында яшелчәчелек белән шөгыльләнүче Таҗетдин Юлдашевның үзбәк туганнары чыгышы тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Милли киемнәрдән чыгыш ясаучы үзбәк дусларны тамашачы кабат-кабат сәхнәгә чакырды. Алар бу көнне авыл халкын милли ризык - пылау белән сыйлады.
Җирлектә төрле милләт халкы, йола-гадәтләрне алмашып, дус-тату яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев