Мәдәният һәм сәнгать

«Алтын башак» җыйды җырчыларны

«Алтын башак» балалар җыр фестивален районыбыз авылларында яшәүче талантлы балалар көтеп ала. Музыка мәктәбе башлангычы белән ул беренче мәртәбә 2005 елда үткәрелде. Фестивальне узган ел әлеге мәктәп педагоглары яңадан җанландырып җибәрде һәм ул районкүләм зур чарага әверелде. Узган ел 17 авылдан 44 бала үз мөмкинлекләрен сынаса, быел бәйге, моңарчы күрелмәгәнчә,...

«Алтын башак» балалар җыр фестивален районыбыз авылларында яшәүче талантлы балалар көтеп ала. Музыка мәктәбе башлангычы белән ул беренче мәртәбә 2005 елда үткәрелде. Фестивальне узган ел әлеге мәктәп педагоглары яңадан җанландырып җибәрде һәм ул районкүләм зур чарага әверелде. Узган ел 17 авылдан 44 бала үз мөмкинлекләрен сынаса, быел бәйге, моңарчы күрелмәгәнчә, районыбызның 31 авылыннан 92 баланы берләштерде. Мул уңыш кырын хәтерләтеп, алтын башаклар белән бизәлгән музыка мәктәбе концертлар залы авылларыбызның яшь талантларын гүя колач җәеп каршы алды.

- Зәй данын күркәм иҗат үрнәкләре белән күтәрүче һәр балага шатбыз. Шәһәрдә генә түгел, авылларда да талантлылар күп. Әти-әниләргә балаларының сәләтен үстерү өчен музыка мәктәбенә аларны йөртүләренә рәхмәт. Менә шулай киләчәгебез турында бергәләп кайгыртканда гына, алгы көннәребез матур, сәнгатьле булачак, - диде, фестивальнең югары зәвык тәрбияләү өлешенә аерым тукталып, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова.

Әлеге бәйге шәһәр музыка мәктәбенә авыл балаларын тарту ягыннан да зур роль уйный. Бүген биредә 9 авылдан 18 бала музыкаль белем ала. Якын авыллардан гына түгел, шактый ерактан йөрүчеләр дә бар. Якты Күл, Дүрт-Мунча, Сармашбаш, Аксар, Бохарай, Имәнлебаш, Яңа Спас, Төги, Югары Мәлем авылларыннан биредә укучылар укый. Мәсәлән, Имәнлебаштан Ислам Гәрәев узган елгы фестивальдә үз яшендәгеләр арасында III урын алды. Һәм бу җиңү аны музыка мәктәбе укучысы булуга этәргән.

-Улыбыз быел баян сыйныфына беренче класска укырга керде. Баланың музыкаль белем алырга теләге зур булгач, ара ерак дип тормыйбыз, атнага ике тапкыр шәһәргә дәресләргә йөртәбез, - ди әнисе Гөлнур Гәрәева.

Быелгы фестивальдә Исламның сеңлесе Исламия дә катнашты. Ислам быел да өченче дәрәҗә лауреат исемен алды, ә Исламия дипломант булды. Аларның вокал мөмкинлекләрен алга таба "Йолдызлык" -"Созвездие" республика фестивалендә дә сынап карау теләге зур.

Фестивальдә 6 яшьтән 18 яшькәчә вокал-соло, ансамбльләр номинацияләре буенча чыгыш ясаган балаларны шәһәр һәм Чаллының музыка мәктәпләре белгечләре бәяләде. Музыка мәктәбе директоры Анна Краснова белдерүенчә, әлеге фестиваль авылларыбыздагы яшь талантларны ачыклап үстерү, теләгәннәрен музыка мәктәбендә профессиональ педагоглар кул астында шөгыльләндерү турында мәгълүмат бирүне күз уңында тота.

Дүрт-Мунча авылы мәдәният йорты каршында оешкан "Карлыгач" ансамбле инде дүртенче елын эшләсә дә, мондый районкүләм бәйгедә катнашулары беренче мәртәбә. Альбина Заһидуллина, Альбина Зарипова, Юлия Владимирова фестивальдә катнашуларына бик шат. Алар җитәкчеләре Гөлнара Салихова һәм Наталья Вәлиәхмәтоваларның халык җырларына басым ясап, яшь кызларны милли мәдәният аша тәрбияләүләрен әйтәләр. Ә менә Бура-Киртәнең "Наз" ансамбле инде икенче ел рәттән катнаша. Узган ел без вокал-соло буенча үзебезне сынасак, быел ансамбльләр арасында чыгыш ясадык, ди Чулпан Галләмова. Мирный бистәсе мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Любовь Мөбарәкшина мондый бәйгеләрнең балаларны стимуллаштыруда роле зур булуны ассызыклый. Биредә аларның үзара тәҗрибә уртаклашу, кайсы җырны ничек башкаруны карау, тыңлау мөмкинлеге бар, ди ул. Музыка мәктәбендә Мирный, Иске Зәй, Перцовка, Воздвиженка бистәләреннән 31 баланың белем алуын исәпләгәндә, әлеге сүзләрнең урынлы булуын аңлау кыен түгел. Гомумән, педагоглар авыллардан килеп шөгыльләнүче балаларның аеруча үзенчәлекле булуын, белем алуга җитди каравын, иҗатка чынлап торып гашыйк булуларын билгели.

"Алтын башак" III балалар җыр бәйгесенең нәтиҗәләре буенча вокал-соло номинациясендә I һәм II дәрәҗә лауреат исемнәренә кече төркемдә Азалия Хәйруллина (Түбән Биш), Илнур Кәлимуллин (Чыбыклы) лаек булды. Уртанчылар төркемендә Рената Вәлиәхмәтова (Түбән Биш) һәм Олеся Дмитриева (Дүрт-Мунча) - I, Азат Хөсәенов (Сәвәләй) - II дәрәҗә лауреатлар. Беренче өлкәннәр төркемендә Диана Семенова (Сәрәпәле) - I, Татьяна Тартмина (Кадер) - II дәрәҗә лауреатлар булды. Икенче өлкәннәр төркемендә Гөлия Гәрәева ( Куш-Елга) - I, Ләйсән Шәрифуллина ( Югары Пәнәче) - II дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнде. Вокаль ансамбльләр арасында төрле яшь категорияләре буенча "Наз" (Бура-Киртә),"Ленок" (Карамалы), Илүзә һәм Илгизә Галиуллиналар дуэты (Югары Мәлем), "Колокольчики" (Гүлкин), "Березка" (Яңа Спас), "Карлыгач" (Дүрт-Мунча) ансамбльләре уңышлы чыгыш ясады. Фестивальдә катнашкан һәр бала истәлекле бүләкләргә лаек булды. Аларга икмәк кабул итү предприятиесе, "Зәй шикәре" ААҖ, мәдәният идарәсе спонсорлык ярдәме күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> «Алтын башак» җыйды җырчыларны
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәдәният һәм сәнгать