Агымдагы ел - Ат елы. Мәдәният идарәсе кышкы каникул көннәренең берсендә «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда әлеге елга багышланган бәйрәм тамашасы үткәрде. Бу тамашада атка мәдхия укылды. Ат кешенең - юлдашы, ярдәмчесе. Элек-электән бабаларыбыз ат ярдәмендә көн күргән. Атлар йөк ташу, транспорт хезмәтен үтәгән. Заман алга киткән саен алар хезмәтен...
Агымдагы ел - Ат елы. Мәдәният идарәсе кышкы каникул көннәренең берсендә «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда әлеге елга багышланган бәйрәм тамашасы үткәрде. Бу тамашада атка мәдхия укылды. Ат кешенең - юлдашы, ярдәмчесе. Элек-электән бабаларыбыз ат ярдәмендә көн күргән. Атлар йөк ташу, транспорт хезмәтен үтәгән. Заман алга киткән саен алар хезмәтен көчле техника алыштырды. Ничек кенә булмасын, хуҗалыгында ат тотучылар бар әле. Атчылык белән шөгыльләнүче эшмәкәрләрнең булуы да куанычлы. Гомумән, ат кешедә миһербанлылык, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияли, йомшак күңелле итә. Мәдәният сарае каршында оештырылган тамашада атка дан җырланды, аларга сак, игътибарлы булу кирәклегенә ишарә ясалды. «Зәй» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче малай-кызлар нәниләрне пони атларга утыртып йөртте. Атларга утырып йөрү мөмкинлеге дә бар иде. Политехник колледж студентлары исә малкайлар булып киенеп, олысы-кечесен тәм-том белән сыйлады. Ә менә солы боткасын авыз итүгә су буе чират тезелде. Студентлар аны бар хасиятен белеп пешергән. Мәйданда бәйрәм рухы, күңел күтәренкелеге. Сәхнәдә атларга багышланган җырлар, шигырьләр яңгырады. Поручик, Сәвәләй, Аксар, район мәдәният йорты хезмәткәрләре Ат елына багышланган тамашаларны сәхнәләштерде. Һәр тамаша үзгә, кабатланмас иде. Бәйрәмне үзешчәннәр чыгышы дәвам итте.
Ат елы хәере белән килсен, йортларда иминлек булсын, бәйрәм рухы ел буе озата барсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев