Агымдагы елда районда игълан ителгән Кече Ватан елы уңаеннан "Дуслык гөлләмәсе" исеме астында фестиваль баруы турында хәбәр иткән идек. Без әлеге җәһәттән Бигеш һәм Түбән Биш җирлекләре мәдәният хезмәткәрләре чыгышын карадык. Бигеш авылының үткәне тирәндә. Халкы - элек-электән зыялы, сәнгатькә гашыйк. Агымдагы ел иҗат фестиваленә бигешлеләр әзерлек белән килде. "Бигешкәем"...
Агымдагы елда районда игълан ителгән Кече Ватан елы уңаеннан "Дуслык гөлләмәсе" исеме астында фестиваль баруы турында хәбәр иткән идек. Без әлеге җәһәттән Бигеш һәм Түбән Биш җирлекләре мәдәният хезмәткәрләре чыгышын карадык.
Бигеш авылының үткәне тирәндә. Халкы - элек-электән зыялы, сәнгатькә гашыйк. Агымдагы ел иҗат фестиваленә бигешлеләр әзерлек белән килде. "Бигешкәем" фольклор коллективы районда да танылып килә. Ул фестивальнең йөзек кашы булды. Ансамбль төрле һөнәр ияләрен берләштерә. Аңа 16 кеше йөри. Бигешлеләр әзерләгән программада музыкаль, вокал, фольклор, хореография, театраль, нәфис сүз, оригиналь жанрлар да булды. Якташлары Ибраһим Исмәгыйлев үз җырларын башкарып, программага үзенчәлек өстәде. "Күбәләк" балалар бакчасы кызчыклары башкаруындагы "Матрешка" җыры тамашачы күңеленә хуш килде. Программаны Бигеш, Кәрәкәс, Карман, Югары һәм Түбән Лоҗы мәдәният хезмәткәрләре бергә әзерләгән. Алар - һәрберсе үз эшенең остасы. Бигеш сәнгать җитәкчесе Рамилә Биктимерованың һөнәри осталык бәйгесендә III урын яулавы шул хакта сөйли. Чыгышларда дуслыкка мәдхия җырланды.
Бу көнне Бигеш мәдәният йортында әлеге җәһәттән Түбән Биш үзешчәннәре дә чыгыш ясады. Түбән Биш җирлегендә рус, татар, үзбәк халкы дус-тату яши. Түбәнбишлеләр әйткәнчә, алар дуслык телендә аңлашалар. Түбән Бишкә XVIII гасыр башларында Каманың уң як ярында яшәгән кешеләр тарафыннан нигез салынган. Халык игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелек белән шөгыльләнә, йола-гадәтләрне саклый. Үткәне, бүгенгесе матур җирлекнең. Фестивальгә иҗади якын килеп әзерләнгәннәр иде. 15 ел элек оешкан укытучылар хоры белән данлыклы алар. Тамаша программасы шулай ук вокал, музыкаль, театраль, нәфис сүз кебек җанрлардан торды. Татар, рус халык бию-ләре тамашачы күңеленә хуш килде. Кыскасы, җирлектә төрле милләт халкы, йола-гадәтләрне алмашып, дус-тату яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев