Мәдәният һәм сәнгать

Башкала артистлары – Зәй сәхнәсендә

Татарстанда нефть ятмаларын үзләштерүгә 70 ел тулу уңаеннан "Татнефть" ААҖ республиканың эстрада артистлары катнашында район үзәкләрендә зур концертлар оештыра. Нефть һәм газ чыгаруга зур өлеш кертүче зәйлеләр өчен дә нефтьчеләр шундый рухи бәйрәм ясады. Шәһәрнең Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында үткәрелгән зур концертлар зәйлеләр күңеленә хуш килде.Соңгысы тамашачылар күңелендә аеруча...

Татарстанда нефть ятмаларын үзләштерүгә 70 ел тулу уңаеннан "Татнефть" ААҖ республиканың эстрада артистлары катнашында район үзәкләрендә зур концертлар оештыра. Нефть һәм газ чыгаруга зур өлеш кертүче зәйлеләр өчен дә нефтьчеләр шундый рухи бәйрәм ясады. Шәһәрнең Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында үткәрелгән зур концертлар зәйлеләр күңеленә хуш килде.Соңгысы тамашачылар күңелендә аеруча озак сакланыр. Танылган җырчылар Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов аларның улы Булат Билалов, Фирдүс Гыймаев, Айгөл Бариева, Фәридә - Алсу дуэты һ. б.ны тыңларга, рәхәтләнеп ял итеп, күңел ачарга килүчеләр белән парк мәйданчыгы шыгрым тулы иде. Йолдызлы август кичендә шундый күркәм бәйрәм оештырулары өчен Зәй халкы нефтьчеләргә тагын бер кат рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Башкала артистлары – Зәй сәхнәсендә
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәдәният һәм сәнгать