28 октябрьдән Татарстанда Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт дәүләт драма театры гастрольләре башлана. Ниһаять, үзенә генә хас йөзе булган, шулай ук артистларның халыкчан уйнавы белән дан тоткан театрның республика буйлап иҗади сәфәре көтелә. Зәйдә алар 30 октябрьдә Иске Зәй бистәсе мәдәният йортында Салават Әбүзәровның «"Гомерлек газап» мелодрамасын күрсәтәчәк. Әлеге уңайдан...
28 октябрьдән Татарстанда Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт дәүләт драма театры гастрольләре башлана. Ниһаять, үзенә генә хас йөзе булган, шулай ук артистларның халыкчан уйнавы белән дан тоткан театрның республика буйлап иҗади сәфәре көтелә. Зәйдә алар 30 октябрьдә Иске Зәй бистәсе мәдәният йортында Салават Әбүзәровның «"Гомерлек газап» мелодрамасын күрсәтәчәк. Әлеге уңайдан без театрның директоры Айгөл Гайнуллина белән әңгәмә кордык.
- Айгөл Альбертовна, театр турында берничә сүз...
- Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт дәүләт драма театрының 82 еллык бай тарихы бар. Ул - республикада икенче профессиональ башкорт театры. Безнең театрдан республикада гына түгел, ә аннан читтә мәгълүм булган артистлар һәм режиссерлар зур сәнгать иленә чыкты. Алар - Арыслан Мөбәрәков, Ишмулла Дилмөхәммәтов, Рафаэль Әюпов, Мәгәфур Хисмәтуллин, Алсу Бәхтиева, Фәрваз Урманшин һ.б. Күренекле драматурглар, билгеле авторлар Н. Гаетбай, Т. Гарипова, Г. Әхмәтхуҗина, Б. Искужин, Т. Ганиева һ.б. театр сәхнәсендә иҗат юлын башлаган. 1960 елдан труппаның иҗади составы Уфа сәнгать училищесы һәм Уфа дәүләт сәнгать академиясенең театр факультетын тәмамлаган студентлар белән тулылана. Аларның күбесе театрның горурлыгына әйләнде. Алар - Башкортстанның халык артистлары Рамилә Ходайгулова, Зифа Баязитова, Риф Сәйфуллин, республиканың атказанган артистлары Юнир Гайнуллин, Марс Итбаев, Айгөл Хәкимова, Альфира Йосыпова, Радиф Яныбаев, Альфира Галләмова, Венер Сөнәгатов. Соңгы ун елда коллективка Щепкин исемендәге югары театр училищесы, шулай ук Сибай сәнгать театрын тәмамлаучылар килде.
Театр белән чирек гасырга якын Россия һәм Башкортстанның атказанган сәнгать хезмәткәре, талантлы режиссер Дамир Галимов җитәкчелек итә. Аның постановкаларын җәмәгать һәм театр эшлеклеләре югары бәяли. Соңгы эшләреннән берсе - "Гомерлек газап" мелодрамасы - "Театр язы-2013" республика фестивалендә тәнкыйтьче һәм тамашачыларның югары бәясен алды.
Режиссурада театр артисты Вадим Гыйльманов беренче адымнарын ясый. Ул И. Юмагуловның "Мәхәббәт кошлары" комедиясе һәм Ф. Бүләковның "Синең ышанычыңдагы кырык шәм" драмасын куйды, бу әсәрләр тамашачының мәхәббәтен яулады.
Бүген Сибай театры үзенчәлек һәм традицияләрне саклап, киләчәккә ышаныч белән карый.
- Бүгенге көндә театр нәрсә белән яши?
- Театр сәхнәсендә башлыча башкорт һәм татар авторларының әсәрләре куела. Иң уңышлылардан "Гомерлек газап" , С. Әбүзәровның "Хыялый" трагикоме-диясен, Ф. Бүләковның "Буйдаклар", "Сөяркә" комедияләрен, Э. Яһудинның "Әйдә, өйләнешик", И. Юмагуловның "Мәхәббәт кошлары", Ә. Яхинаның "Бердәнберем", М. Багаевның "Мәхәббәт күле", Г. Каюмның "Мирас", Аманулланың "Син калдырган моң", Т. Миңнуллинның "Айсылуның айлы кичләре" драмаларын әйтергә була.
Һәр режиссерның үз алымы, үз манерасы. Дамир Галимов эшләре республикада гына түгел, ә аннан читтә дә билгеле. Ул театр сәнгатендә Россия һәм дөньяның зур мегаполислары театрларында кулланылучы, гади тамашачы кабул итә алмаслык "аванград юнәлешләр" буенча "чапмый". Минем карашка алар, мәсәлән, караңгы төстәге төсләр декора-циясе кешенең күңеленә иртәгәсе көнгә күпмедер дәрәҗәдә ышанмау, әйләнә-тирәгә тискәре караш тудыра. Ә Дамир Мәҗитовичның спектакль-ләрендә сәхнәне бизәүдә ачык, якты, кояшлы тоннар өстенлек итә, аның постановкалары тамашачыда өмет уята.
- Бу гастрольләр тамашачыга нәрсә вәгъдә итә?
-Безнең коллективның Татарстанда соңгы гастрольләре 1998 елның февралендә булган иде. Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Татарстан халкына "Дон Жуан" ( Ж.-Б. Мольер), "Кызлар ни өчен елый?" (Ф. Бүләков), "Башмагым" (Х. Ибраһимов), "Абыстай" (Г. Әхмәтхуҗина),"Өйләнү" (Н. Гоголь), "Тылсымлы курай" (З. Биишева) әсәрләрен тәкъдим иткән идек. Бер атна буе барган тамашаларда зал шыгрым тулы булды.
Быел килүдә драматург Салават Әбүзәров иҗат иткән "Гомерлек газап" мелодрамасын тәкъдим итәбез. Спектакльдә үткән гасырның 70нче елларында барган вакыйгалар сурәтләнә. Әсәрнең төп герое Бөек Ватан сугышын үткән, Бухенвальд концлагереның бар афәтен иңендә татыган Сәлмәннең, сугыш тәмамланса да, күрер газаплары бетмәгән. Аны иленә хыянәт итүдә гаеплиләр, төрле җирдән тикшерүләр килеп йөдәтә. Рольләрне Башкортстанның халык артистлары Риф Сәйфуллин, Рамилә Ходайгулова, атказанган артист Венер Сөнәгатов, артистлар Морат Амантаев, Дания Гобәйдуллина, Эльмира Тимерова һәм Салават Вәлиев башкара.
- Тамашачыга әйтер сүзегез бардыр...
-Татарстан тамашачылары белән безне күп нәрсә бәйли. Татар җирләрен иңләп, республика халкы белән аралашудан үзебезгә дәрт-дәрман алып кайтабыз. Башкорт белән татар кебек якын тугандаш халыклар җир йөзендә башка юктыр. Телләребез дә, гореф-гадәтләребез дә якын безнең.
Аннан Әлмәт театры - күптәнге дусларыбыз. Узган ел бу коллектив Сибайга килеп, тамашачыга искиткеч бүләк ясады. Халык бик рәхмәтле булып калды аларга.
Без Зәй халкын 30 октябрьдә Иске Зәй район мәдәният йортында көтеп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев