2014 ел районда Кече Ватан елы дип игълан ителде. Бу уңайдан туган як тарихын өйрәнү музеенда 5 июньнән "Минем кече Ватаным" дигән фотоконкурс старт алды. Конкурска табигать күренешләре, уникаль биналар, кызыклы шәхесләр турында фотолар кабул ителде. Каникуллар, җәйге яллар вакыты булуга карамастан, музейның электрон адресына бик күп фотосурәтләр килде. Аеруча...
2014 ел районда Кече Ватан елы дип игълан ителде. Бу уңайдан туган як тарихын өйрәнү музеенда 5 июньнән "Минем кече Ватаным" дигән фотоконкурс старт алды. Конкурска табигать күренешләре, уникаль биналар, кызыклы шәхесләр турында фотолар кабул ителде. Каникуллар, җәйге яллар вакыты булуга карамастан, музейның электрон адресына бик күп фотосурәтләр килде. Аеруча Югары Лоҗы һәм Бигеш мәктәпләре укучылары активлык күрсәтте.
Күптән түгел конкурска нәтиҗә ясалып, өч җиңүче билгеләнде. 3нче мәктәп укучысы Беляна Родионова - I, Бигеш мәктәбеннән Аяз Әсхәдуллин - II, 6нчы мәктәптән Егор Нуждин - III урында. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Конкурста катнашучылар өчен музей буйлап экскурсия оештырылды.
Ираида Жегалина, фәнни хезмәткәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев