5-6 мартта Түбән Камада «Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең төбәк туры узды. Эстрада сәнгатендә яшь талантларны барлау максатында оештырылучы бу бәйгедә быел да районнан иң талантлы балалар катнашты. - Елдан-ел фестивальдә яңа яшь «йолдызчыклар» барлыкка килү безне сөендерә. Күз явын алырлык матур костюмнар киеп, сәхнәдә үзләрен чын артистларча күрсәтә...
5-6 мартта Түбән Камада «Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең төбәк туры узды. Эстрада сәнгатендә яшь талантларны барлау максатында оештырылучы бу бәйгедә быел да районнан иң талантлы балалар катнашты.
- Елдан-ел фестивальдә яңа яшь «йолдызчыклар» барлыкка килү безне сөендерә. Күз явын алырлык матур костюмнар киеп, сәхнәдә үзләрен чын артистларча күрсәтә алучы балаларга без барыбыз да сокланабыз. Киләчәктә дә аларның зур уңышларга ирешүен телибез, - диде «Созвездие - Йолдызлык» фестивале генераль продюсеры, жюри рәисе Дмитрий Туманов.
Төбәк бәйгесендә аерым башкаруда һәм төрле ансамбльләр составында безнең район данын 90 бала яклады. Виктория Пузанкова һәм Илсөяр Солтанова махсус бүләккә лаек булды. Ә III урынны «Вокаль ансамбльләр» номинациясендә (урта төркем) «Карамельки» дуэты һәм «Хореография»дә «Школьные годы» ансамбле алды. «Вокал-соло» буенча Аделина Әхмәдиева (икенче кечкенәләр төркеме), Алексей Борисов (урта төркем, малайлар), Алена Муханова икенче урын алды. «Конферанс» номинациясе буенча Арсений Утюхин һәм Ксения Самарцева (урта төркем) шулай ук икенче урынга лаек булды. Ә «Вокаль ансамбль» номинациясендә кечкенәләр арасында «Азаль» вокаль-хореография ансамбле II урынга чыкты.
Беренче урынга «Вокал-соло» буенча Диләрә Хәсә- нова (беренче кечкенәләр төркеме), Илүзә Галиуллина (урта төркем) лаек булды. «Конферанс» номинациясендә Дарья Храмова һәм Максим Паренкин (кечкенәләр төркеме) беренчелекне бирмәде. «Вокаль ансамбльләр» номинациясендә (урта төркем) Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге «Мирас» вокаль-хореография ансамбленә тиңнәр булмады.
Призлы урын алучылар «Созвездие - Йолдызлык» фестиваленең финал өлешендә Казанда район данын яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев