Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Мәдәният һәм сәнгать

Бигешлеләр Яңа елга әзерләнә

Декабрь аена керү белән без дулкынланып, ашкынып Яңа ел бәйрәмнәрен көтә башлыйбыз.

Бу көннәрдә шәһәрдә, авылларда Яңа елга биналар, территорияләрне бизәү эшләре бара. Бигеш мәдәният йорты хезмәткәрләре дә авылда бәйрәм рухы тудыра. Биредә Яңа елга әзерләнү эше кызганнан-кыза бара. Тәрәзәләргә төрле төсле эленгән утлар әллә каян балкып, авылга ямь биреп утыра. Мәдәният йорты хезмәткәрләре бу уңайдан авылда бәйрәм рухы тудыру максатыннан “Яңа ел тәрәзәсе” дип аталган акция уздыра.
“Күңел Яңа ел бәйрәмнәрен көтә. Әллә инде бу бәйрәмдә балачактан ук матур итеп чыршы бизәлгәнгә, Кыш бабай бүләкләре белән куандырганга, өй эченә мандарин исе таралгангамы, киләсе яңа елдан могҗизалар көткәнгәме сабый балалар кебек өлкәннәр дә Яңа елны көтеп ала. Без – мәдәният йорты хезмәткәрләре дә матур, якты теләкләр тели-тели, Яңа елга әзерләнәбез”, -
ди мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рамилә Биктимерова.

Фото мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев