Мәдәният һәм сәнгать

Быел да – бер клуб

Узган шимбә районда истәлекле вакыйгаларга бай булды: Сармашбашта - мәчет, Югары Пәнәчедә клуб ачылды. Районда авыл клублары төзү республика программасы кысаларында узган ел Бохарайда типовой клуб сафка баскан иде, агымдагы елда ул Югары Пәнәче авылында, күпфункцияле үзәк буларак төзелеп, файдалануга тапшырылды. Ул авыл уртасында мәчет янында урнашты. Төзелеш эше 8...

Узган шимбә районда истәлекле вакыйгаларга бай булды:

Сармашбашта - мәчет, Югары Пәнәчедә клуб ачылды.

Районда авыл клублары төзү республика программасы кысаларында узган ел Бохарайда типовой клуб сафка баскан иде, агымдагы елда ул Югары Пәнәче авылында, күпфункцияле үзәк буларак төзелеп, файдалануга тапшырылды. Ул авыл уртасында мәчет янында урнашты. Төзелеш эше 8 миллион 300 мең сумга төште. Фельдшер-акушерлык пункты, китапханәне берләштергән клубны "Основа С" ҖЧШ төзеде. Ул бер катлы, эче газобетон, тыштан силикат кирпеч белән күтәрелгән. 300 квадрат метр мәйдан биләгән клубның тамаша залы 100 урынга исәпләнгән. Фельдшер-акушерлык пунктына бинаның икенче ягыннан керешле. Клубның тышы да, эче дә үзенә тартып тора. Шунысы игътибарга лаек, "Уңайлы мохит" программасы нигезендә инвалидлар мәнфәгате дә кайгыртылган, алар өчен аерым бүлмә булдырылган. Клуб белән үз эшенә бирелгән, иҗади эшләүче, мәдәни җанлы Дамира Низамиева җитәкчелек итә. Элекке агач клубтан соң заманча бинада эшләү мине канатландыра гына, ди ул.

Китапханәче Гүзәлия Хәйдәрованың да сөенече йөзенә чыккан. Китапханә башта күп еллар иске агач бинада халыкка хезмәт күрсәтте. Аннан ул авыл җирлеге бинасына күчте, соңгы елларда мәктәп бинасында урын алды. Бер урыннан икенче урынга күчү тәмам алҗыткан иде, китап фонды да таушала, югала, ди Гүзәлия ханым. Ул авыл китапханәчесе булып 26 ел эшли. Бүгенге көндә китап фонды 14 мең данә басмадан тора.

Фельдшер-акушерлык пункты яңа урынга суыткыч белән генә күчә. Барлык җиһазлар биредә яңа, заманча. Моңа кадәр ул авыл читендәге җирле үзидарә бинасында иде. Хәзер аның авыл уртасында булуы аеруча өлкәннәр өчен уңайлы. Пунктның эче якты, уңайлы. Шәфкать туташы Әлфинур Шакирова 285 кешегә медицина хезмәте күрсәтә. Эш стажы 25 ел аның.

- Бер яшькә кадәр бер бала бар, ике яшь әни тиздән бәби алып кайтачак, - ди Әлфинур.

Күпфункцияле үзәк төзелешен район башлыгы контролендә тотты. Җирлек башлыгы Мөнир Туктаров төзелешнең башыннан ахырына кадәр җан атып йөрде. "Основа С" оешмасы да җирлек башлыгы белән бер уйда, бер теләктә булды. Клуб төзелешен барыннан битәр авыл халкы түземсезләнеп көтте.

- Без клуб каршында яшибез, эш барышы көнен-көнгә, сәгатен-сәгатькә күз алдында булды, аның белән кызыксынып яшәдек, - ди Илүсә апа Кәримова.

Мәгариф ветераны Илүсә апа хәзер дә авылның мәдәни чараларында актив катнаша. Заманында аның мандолинада, ә тормыш иптәшенең (мәрхүм инде) скрипкада уйнавын зәйлеләр яхшы хәтерли булыр.

- Клуб төзелә дигәч, ышанмаган идек, берничә ай эчендә авыл уртасында клуб та калыкты, аннан кайтып кермәслек булсын иде, - дип сүзгә кушылды хезмәт ветераны Зәйтүнә Хөсәенова.

Апаларның шатлыклары йөзләренә чыккан, яшь буын да авылда заманча мәдәни учак булуга шат. Күңелдә ниндидер аңлата алмаслык шатлык хисе, авылга күптән клуб кирәк иде инде, ди "Мирас" ансамбле солисты Тимур Шакиров. Ул хәзер Чаллы машина төзүчеләр техникумында укый, күпчелек авылда яши.

Мәктәпнең дә клуб белән элемтәләре ныклы булу кирәк, чөнки клуб - ул тәрбия, өлкәннәрнең яшь буынга мәдәни мирасны тапшыру урыны. Мәктәп җитәкчелеге мәдәният хез-мәткәрләре белән бербөтен булып эшләргә әзер.

Клуб ачылу тантанасына авылның олысы-кечесе җыелды. Югарыпәнәчелеләр шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Татьяна Воропаева шәхсән үзе килде. Югары Пәнәче халкына иҗатта тиңнәр юк, хәзер мөмкинлекләр күп: өлкәннәр традициясен яшь буын да дәвам итсен, күрше-тирә мәдәният йортлары белән аралашыгыз, тәҗрибә уртаклашып, янып, ялкынланып эшләгез, яшәгез, диде ул чыгышында.

"Основа С" оешмасы җитәкчесе Зөлфәт Шәймәрданов чыгышын, Ләйсән Шәрифуллинаның район җитәкчелегенә авыл яшьләре исеменнән ирештерелгән рәхмәт сүзләрен зал көчле алкышларга күмде. Югарыпәнәчелеләр шатлыгын Түбән Биш, Кадер, Аксар, Дүрт-Мунча авыл җирлекләре уртаклашып, истәлекле бүләкләр тапшырды. Сәхнәдә чыгыш ясаган район-шәһәр үзешчәннәре чыгышлары бәйрәмгә үзенчәлек, мәгънә өстәде. Клуб һәрчак шулай гөрләп-келпеп торсын, биредә беренче адымнарын ясаган авыл үзешчәннәре республика, ил сәхнәләрен тотсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Быел да – бер клуб
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәдәният һәм сәнгать