"Энергетик" Мәдәният сараенда "Кечкенә фея - 2012" бәйгесе үтте. Ел саен уздырылучы әлеге бәйгедә быел 10 конкурсант катнашты. Аларны "Мисс Татарстан - 2012" бәйгесе җиңүчесе Ольга Гайдабурова сәламләде. - Каушамыйча, курыкмыйча үз сәләтегезне күрсәтегез, кызларны елмаю һәрчак бизи - шуны онытмагыз, - диде ул, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. Төрле мәктәпләрнең башлангыч...
"Энергетик" Мәдәният сараенда "Кечкенә фея - 2012" бәйгесе үтте. Ел саен уздырылучы әлеге бәйгедә быел 10 конкурсант катнашты. Аларны "Мисс Татарстан - 2012" бәйгесе җиңүчесе Ольга Гайдабурова сәламләде.
- Каушамыйча, курыкмыйча үз сәләтегезне күрсәтегез, кызларны елмаю һәрчак бизи - шуны онытмагыз, - диде ул, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Төрле мәктәпләрнең башлангыч сыйныфларында укучы 10 кыз - Анна Левашина, Дарья Храмова, Камилла Боробова, Ксения Глухова, Камилла Иванова, Рината Князева, Виктория Трофимова, Софья Густова, Эльвира Мингалимова, Надежда Степанова үз-үзләрен тәкъдим итү, мультфильм геройлары булып уйнау, матур күлмәкләрдә үзләрен тоту, бию, җыр, тапкыр сүздә көч сынаштылар. Җиңүче дип балалар иҗат йортында шөгыльләнүче Софья Густова билгеләнде. Аңа 5 мең сум акчалата премия бирелде. Бәйгенең төп иганәчеләре - "Кока-кола" компаниясе һәм "Ривьера" паркы. Барлык тамашачыларга "Ривьера" паркына 50 процент ташлама белән билетлар тапшырылды. Шәһәрнең "Каприз", Чаллының "Эдельвейс" бию ансамбльләре чыгышы кичәгә ямь өстәде. Бәйгенең режиссеры - Ленар Сафиуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев