Халык Сабантуй алды көннәрендә бәйрәм рухы белән яши. Сабантуй - ул гасырлар кайтавазы, күп буыннар тарафыннан тупланган яңа эчтәлек һәм формалар белән баеган бәһасез халык бәйрәме. Халык йоласы буенча бәйрәмгә әзерлек берничә атна алдан башлана. Сабантуй уздыру көне һәм урыны билгеләнә. Бәйрәмнең бер бизәге булып бүләк җыю тора. Бу йола...
Халык Сабантуй алды көннәрендә бәйрәм рухы белән яши. Сабантуй - ул гасырлар кайтавазы, күп буыннар тарафыннан тупланган яңа эчтәлек һәм формалар белән баеган бәһасез халык бәйрәме. Халык йоласы буенча бәйрәмгә әзерлек берничә атна алдан башлана. Сабантуй уздыру көне һәм урыны билгеләнә. Бәйрәмнең бер бизәге булып бүләк җыю тора. Бу йола бүләк җыю исеме белән билгеле. Элекке елларда ул ничек узган соң?
Менә-менә иртәгә Сабантуе. Урамда гармун тавышы. Егетләр, арбага утырып, урамнан җырлап бара. Ат дугасында - кызыл башлы сөлгеләр, чәчәкле-чуклы эскәтерләр, шундый ук әйберләр бәйләнгән озын колганы арба өстенә күтәргәннәр. Ә кайбер авылларда әйберне егет-кызлар җәяү урамнан урамга, йорттан йортка йөреп җыйганнар. Йола ничек кенә үтәлмәсен, гармун тавышы якынлашкан саен, капкалар ачыла (хуҗалар бу көнгә алдан ук бүләген хәстәрләп куя).
Авыл урамы буйлап, озын колгалар тотып, гармунга кушылып җырлап килү - балачакның якты хатирәләренең берсе. Кемдер шәлъяулык, кемдер затлы яулык, өс киеме, тастымал чыгара. Элек хәлле кешеләр затлы тукыма, затлы товарлар биргән Сабантуйга. Бүләк җыючы егетләр, йорттан йортка йөргәндә, затлы бүләкләрне күтәреп, мактана торган булганнар. Йомырканы исә аерым төркем җыйган. Кайбер өязләрдә әйберләрне өлкән яшьтәге ир-атларга тапшырганнар. Сабантуйда иң күркәм әйбер булып чигелгән сөлге саналган. Кызлар элек-электән Сабантуй батыры, җитез чабышкы хуҗасына чигүле сөлге әзерләгән. Әйбер җыйган көнне иң дулкынланган кеше - быел төшкән яшь килен, билгеле. Яшь килен Сабантуйга махсус тастымал чиккән. Ул һәр кешегә күренерлек итеп колгага бәйләп куелган. Авыл халкы килен бүләген аерым игътибарда тоткан, кайсы килен бүләгенең кайсы батырга бирелүен белеп торган. Гомумән, килен сөлгесе иң дәрәҗәлесе саналган.
Бүләк җыю йоласы авылларда әле дә саклана. Сабантуй бүләген бүген дә нәкъ шул тәртиптә җыялар. Бу йола шәһәребездә дә яңартыла. Узган ел бәйрәм рухын сиздереп, элекке гореф-гадәтләрне кире кайтарып, шәһәр урамнарына чыгып бүләк җыю зәйлеләр күңеленә хуш килде. Бу йоланың алга таба да дәвам итүенә ышаныч бар. Сарсаз-Багражда, мәсәлән, үз авылына Сабантуйга кайтучы махсус бүләге белән кайта. Һәм нинди ярышта җиңүчегә бирү кирәклеген әйтә. Кайбер якташлар Сабантуй батырына телевизор, йә суыткыч куя.
Заман үзгәрә, әмма йолалар саклана. Хәзерге Сабантуй ярышларында җиңүчеләргә зур бүләкләр бирелә. Аларны әзерләүдә һәр оешма, һәр кешенең катнашуы кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев