Мәдәният һәм сәнгать

Дүрт-Мунчада театр уйныйлар

Дүрт-Мунча авыл мәдәният йорты үзешчәннәре Галиәсгар Камалның "Бүләк өчен" комедиясен сәхнәләштерделәр. Ул драматургның тууына 110 ел тулуга багышланды, бу уңайдан китап күргәзмәсе оештырылды, Камалның иҗаты һәм биографиясенә багышланган презентация уздырылды. Артистлар рольләрен бик оста башкардылар, тамашачылар канәгать калды. Галиәсгар Камал - татар драма әдәбиятының атасы, "Бүләк өчен", "Беренче театр" кебек...

Дүрт-Мунча авыл мәдәният йорты үзешчәннәре Галиәсгар Камалның "Бүләк өчен" комедиясен сәхнәләштерделәр. Ул драматургның тууына 110 ел тулуга багышланды, бу уңайдан китап күргәзмәсе оештырылды, Камалның иҗаты һәм биографиясенә багышланган презентация уздырылды. Артистлар рольләрен бик оста башкардылар, тамашачылар канәгать калды.

Галиәсгар Камал - татар драма әдәбиятының атасы, "Бүләк өчен", "Беренче театр" кебек комедияләр белән татар әдәбияты тарихында мәңгелек урын алган язучы. "Беренче театр", "Бүләк өчен", "Банкрот", "Безнең шәһәрнең серләре"- аның үз иҗатында гына түгел, гомумән, татар әдәбияты тарихында иң бөек нокталарны билгеләүче әсәрләрдән санала. Г. Камал иҗатының төп идея юнәлеше буржуаз чынбарлыкны тәнкыйть итүдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Дүрт-Мунчада театр уйныйлар
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәдәният һәм сәнгать