Мәдәният һәм сәнгать

“Дуслык” автопоезды – авылларда

Милли мәдәният елында мәдәният идарәсе төрле юнәлештә эш алып бара. Шундый чараларның берсе - "Дуслык" автопоезды эшчәнлеге. Автоклуб 9 апрельдән 15 майга кадәр район авыллары буйлап концерт программасы күрсәтә. Һәвәскәрләр Мәлем, Чыбыклы, Бура-Киртә, Кадер, Түбән Биш, Сәвәләй, Поручик мәдәният йортларында чыгыш ясады инде. Программага төрле милләт җырлары, биюләре кергән, аны...

Милли мәдәният елында мәдәният идарәсе төрле юнәлештә эш алып бара. Шундый чараларның берсе - "Дуслык" автопоезды эшчәнлеге. Автоклуб 9 апрельдән 15 майга кадәр район авыллары буйлап концерт программасы күрсәтә. Һәвәскәрләр Мәлем, Чыбыклы, Бура-Киртә, Кадер, Түбән Биш, Сәвәләй, Поручик мәдәният йортларында чыгыш ясады инде. Программага төрле милләт җырлары, биюләре кергән, аны автоклуб хезмәткәрләре Ольга Трофимова белән Сирина Хөснетдинова төзегән. Үзешчән җырчылар Петр һәм Наталья Апдрахимовлар - чуваш, Алевтина Юрасова - удмурт, Ольга Агашкина, Ольга Трофимова - керәшен, Игорь Демин - рус, Дамир Сөләйманов, Сиринә Хөснетдинова татар композиторлары әсәрләрен, халык җырларын башкаралар. Гармуннарда Нургали Әхмәтҗанов белән Дамир Сөләйманов уйный. Римма Солтанова җырлап кына калмый, үзе язган шигырьләрне дә укый. Альбина Хохлова, Регина Никандрова, Лилия Вәлиева башкаруындагы төрле милләт биюләре тамашачыны дәртләндерә.

"Дуслык" автопоезды йөзен, көчен, бердәмлеген күрсәтүче чыгышларын әле бик күп мәдәният йортларында күреп булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> “Дуслык” автопоезды – авылларда
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәдәният һәм сәнгать