Мәдәният һәм сәнгать

Дуслыкка дан җырланды

Район башлыгы Татьяна Воропаева идеясе белән башланган «Кулга-кул тотынышып» дип аталган авыл бәйрәмнәренең соңгысы Якты Күлдә күтәренке рухта үтте. Якты Күл авылы Зәй елгасының сул як ярында, Зәй тимер юл станциясеннән 12 километр ераклыкта, ямьле Дала Зәе елгасы буена урнашкан. Авыл бай тарихлы, ул районыбыз, республикабызга шактый күренекле шәхесләр биргән....

Район башлыгы Татьяна Воропаева идеясе белән башланган «Кулга-кул тотынышып» дип аталган авыл бәйрәмнәренең соңгысы Якты Күлдә күтәренке рухта үтте.

Якты Күл авылы Зәй елгасының сул як ярында, Зәй тимер юл станциясеннән 12 километр ераклыкта, ямьле Дала Зәе елгасы буена урнашкан. Авыл бай тарихлы, ул районыбыз, республикабызга шактый күренекле шәхесләр биргән. Авыл халкы нигездә игенчелек, умартачылык белән шөгыльләнгән. Арба ясау, итек басу төп шөгыль белән бергә үрелеп барылган. Авылга XVII гасырның беренче яртысында нигез салынган. Бирегә беренче күчеп килүчеләрнең күбесе Савруш, Мишә, Байрак авылларыннан. Берничә гаилә Пенза өлкәсеннән (руслар) күчеп килгән. Авылда татарлар (527), руслар (283) һәм башка милләт вәкилләре яши. Авылның табигате - тиңсез хәзинә. Халык горурлыгы булган "Родник", "Урман" чишмәләре - шундыйлардан. Якты Күл авылының күпчелеген керәшеннәр тәшкил итә. Алар үз гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен саклап, аны киләчәк буынга тапшырып килә.

Мәдәният йорты каршында "Керәшен моңы" фольклор ансамбле эшли. Ансамбль чыгышын бәйрәмнең йөзек кашы булды, дип әйтергә була. Мәктәптә якташлар, күренекле шәхесләрне барлау эше яхшы оештырылган. Алар арасында кемнәр генә юк?! Россиянең атказанган укытучысы Василий Субботин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Байрашев, ГРЭСта бүлек башлыгы Валерий Акатьев, "Новый Зай" газетасының бүлек мөхәррире Роза Илалтдинова...

Авыл халкы бүгенге көндә авыл хуҗалыгы, нефть табу тармагында, тимер юл хезмәтендә тырышып, намус белән хезмәт куя.

Кеше хезмәте белән матур. Алып баручылар Мария Шугулева һәм Лариса Мишеева хезмәт алдынгыларын атады, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәмгә укытучылар династиясе - Потаповлар чакырылган иде. Алар төрле авыл һәм шәһәрләрдә берничә дистә ел хезмәт куя. Аларга Якты Күл мәктәбе директоры Зиннур Мохтаров бүләк тапшырды, музыкаль сәламне укытучылар коллективы җиткерде.

Якты Күл җирлегенә кергән 3 авылдан сугышка 399 кеше китеп, шуларның бары 204е генә әйләнеп кайткан. Бүгенге көндә авылда 46 тыл ветераны яши. Шулар арасыннан Евдокия Дмитриева, Елизавета һәм Наталья Чекашовалар сәхнәгә чакырылды. Авыл җирлеге башлыгы Айрат Бариев аларга сәламәтлек теләп, бүләкләр тапшырды.

Әфганстан һәм Чечняда хәрби бурычын үтәгән егетләр искә алынды. Бүгенге көндә Василий Исаков, Әнвәр Попов, Андрей Горбунов армия сафларында хезмәт итә.

Гаилә - ул синең өчен иң якын, иң кадерле кешеләр. Һәр кешегә тулы бәхет өчен гаилә кирәк. Авылда күп балалы гаиләләр күп. Шуларның берсе - Ахмедовлар гаиләсе. Гаилә башлыгы Ибраһим нефть тармагында оператор булып эшли, тормыш иптәше Татьяна - хуҗабикә. Алар ике кыз һәм бер малай үстерә. Ахмедовларны бәйрәмдә авылның иң матур гаиләсе дип атадылар.

Бүгенге көндә 60 яшьлек юбилейларын билгеләп итүче Ангелина Вавилова һәм Иван Шугулев сәхнә түренә чакырылды. Ангелина Петровна 16 ел "Керәшен моңы" фольклор ансамблен җитәкли, Иван Васильевич хәрби комиссариатта хезмәт куя.

Район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина бәйрәмдә катнашып, авыл бәйрәмнәренең җирлекләрдә киң колач белән күтәренке рухта үтүен, аның төрле милләт халкын берләштерүен, аларның дус-тату яшәүләренә алшарт булын ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Дуслыкка дан җырланды
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәдәният һәм сәнгать