Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Мәдәният һәм сәнгать

Дуслык белән көчле без

4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәбез. Районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләре бер-берсенең гореф-гадәтләрен, милли-мәдәни традицияләрен хөрмәт итә.

Районыбызда төрле милләт халыкларының фольклор ансамбльләре йола, гореф-гадәтләрне саклау, аларны яшь буынга җиткерү максатында зур эш алып бара. Шундый ансамбльләр белән газета укучыларыбызны да таныштырабыз.
“Адымнар” татар мәдәнияте клубы
Күпсанлы профессиональ, үзешчән җыр бәйгеләре фестивальләре җиңүчесе һәм дипломанты “Адымнар” татар мәдәнияте вокаль ансамбле Зәй мәдәнияте тарихында билгеле бер урын алып тора.
“Адымнар” татар мәдәнияте клубы “Энергетик” Мәдәният сарае каршында 2014 елда оешты. Ансамбльне төзүнең максаты – бай татар халык иҗаты җәүһәрләрен саклаучы, аларны хәзерге чорга яраклаштырып һәм сәнгатьнең заманча төрләренә якынайтып башкаручы иҗат төркеме булдыру. “Адымнар” ансамбленә төрле һөнәр ияләре йөри. Алар арасында мәдәният хезмәткәрләре, тәрбиячеләр, эчке эшләр органнарында эшләүчеләр, медицина хезмәткәрләре бар. Аларның барысын да туган телгә, мәдәнияткә мәхәббәт берләштерә.
Халык җырларына яңа сулыш өреп, халыкка җиткерә алар. Шулай ук ансамбль репертуарында керәшен, чуваш, башкорт җырлары да зур урын алып тора. Татар халык җырлары белән республика, Россиякүләм бәйгеләрдә катнашсалар, керәшен җырулары белән Пит-рау, чуваш җырлары белән “Уяв” республика фольклор бәйрәмнәренең еш кунаклары алар.
“Адымнар” ансамбле халыклар арасында үзара аңлашу һәм дуслык идеяләрен пропагандалый, хәзерге заман тамашачысына тәкъдим итә.
Ансамбльнең йөзе - татар халык җырларының искиткеч башкарылуы, матур костюмнар, жанр төрлелеге коллективның визит карточкасы булып тора.
Ансамбльнең кабатланмас үз йөзе бар. Ул тамашачыларга гасырлар төпкеленнән безнең көннәргә килеп җиткән милли мирасны татар халкының музыкаль фольк-лорын – театрлаштырылган тамашалар аша җиткерә.

“Рябинушка” рус фольклор ансамбле
Александр Бистәсе авылы мәдәният йортының «Рябинушка» рус фольклор ансамбле 1988 елда оеша. Ансамбльнең беренче җитәкчесе - Самига Жулева була. Хәзерге вакытта ансамбль белән Светлана Степанова җитәкчелек итә. Коллектив репертуарында рус халык, совет һәм Россия композиторларының патриотик җырлары бар. Коллектив региональ һәм республика дәрәҗәсендәге «Балкыш», «Рус җыры» конкурсларында катнаша. 2022 елда «Каравон» рус фольклоры фестивалендә һәм Алабугада Спас ярминкәсендә катнашып, лауреат исемен яуладылар.
“Палан” чуваш фольклор ансамбле

Гүлкин авыл клубы каршында “Палан” чуваш фольклор ансамбле 1989 елда оеша. Ансамбльнең җитәкчесе – Светлана Инькова. Ансамбль репертуарын чуваш халык һәм фольклор җырлары алып тора. Ансамбль район, республикакүләмендә уздырылучы фольклор бәйрәмнәрендә еш катнаша. Республикакүләм уздырыла торган “Уяв” фольклор бәйрәменең көтеп алынган кунаклары алар.
«Безнең максатыбыз җыр-биюләр белән генә чикләнмичә, халык традицияләрен яңарту hәм саклап калу өчен уңай шартлар тудырудан гыйбарәт», – ди ансамбль җитәкчесе Светлана Инькова.

“Бишкәй” балалар керәшен
фольклор ансамбле

Әлеге ансамбль 2015 елда Түбән Биш авылы мәдәният йорты базасында оеша. Ансамбльдә 8-17 яшьлек 12 бала шөгыльләнә. Сәнгать җитәкчесе – Наталья Вәлиәхмәтова.
Халык традицияләрен яңадан торгызу, традицион бәйрәм йолаларын, милли җыр, бию, уен традицияләрен саклау, гамәлгә кертү – коллективның төп максаты. Наталья Александровна - сәләтле оештыручы, фольклор иҗатын актив пропагандалаучы. Бүгенге көндә коллективтагы балалар, халык иҗаты белән кызыксынып, халык традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен теләп өйрәнәләр. “Бишкәй” фольк-лор ансамбленең репертуары керәшеннәрнең халык җырларыннан һәм биюләреннән тора, аларның күбесен җирле әбиләр башкарган.
“Бишкәй” балалар фольклор ансамбле концертларда, бәйрәмнәрдә, фестивальләрдә һәм конкурсларда актив катнаша, тамашачы алар чыгышын яратып өлгерде инде.

Фотолар шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев