Мәдәният һәм сәнгать

Дуслыкка дан җырлап

Үзешчән сәнгатьне үстерү, зәйлеләрнең иҗади активлыгын арттыру максатыннан районда ел саен предприятие, оешма-учреждениеләр, авыл жирлекләре арасында аерым темага багышланган фестиваль үткәрү традициягә керде. Агымдагы елда бәйге Мәдәният, районда игълан ителгән Кече ватан елы уңаеннан "Дуслык гөлләмәсе" исеме астында узачак. Бәйге турында район башкарма комитеты карары дөнья күрде. Дуслыкка дан җырлаучы...

Үзешчән сәнгатьне үстерү, зәйлеләрнең иҗади активлыгын арттыру максатыннан районда ел саен предприятие, оешма-учреждениеләр, авыл жирлекләре арасында аерым темага багышланган фестиваль үткәрү традициягә керде. Агымдагы елда бәйге Мәдәният, районда игълан ителгән Кече ватан елы уңаеннан "Дуслык гөлләмәсе" исеме астында узачак. Бәйге турында район башкарма комитеты карары дөнья күрде. Дуслыкка дан җырлаучы фестиваль 25 марттан 30 апрельгә кадәр ике этапта узачак. Чыгыш программасы музыкаль, вокал, фольклор, хореография, театраль, сүз, оригиналь жанрларны колачлый. Чыгышларга гаилә ансамбльләрен, күренекле якташлар-шагыйрьләр, язучылар, артистлар һ.бларны кертү зарур. Программа коллективның иҗат потенциалын, материалны бирү һөнәр дәрәҗәсен, реҗиссер-кую мөмкинлеген, заманча мәдәни технологияләр куллануны чагылдырырга тиеш. Һәр коллективның үз слайд-шоу яки предприятие, җирлек турында презентация, логотип тәкъдим итү сорала. Чыгыш бер сәгать 10 минутка исәпләнә. Сайлап алу туры график буенча "Энергетик" Мәдәният сараенда узачак. Бәйгенең соңгы туры да биредә узыр дип көтелә. Иң яхшы коллективлар һәм башкаручыларга "Дуслык гөлләмәсе" район фестивале лауреаты дипломы һәм истәлекле бүләк тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Дуслыкка дан җырлап
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәдәният һәм сәнгать