Мәдәният һәм сәнгать

Экспонатлар чорны чагылдыра

Мәдәният йортлары, клубларда элекке, югалып баручы көнкүреш әйберләре тупланган зур булмаган этнография бүлмәләре - минимузейлар оештыру - мәдәният хезмәткәрләре эшчәнлегенең бер юнәлеше. Бүген шундый 19 кечкенә музей исәпләнә. Аларның кайберләре җыелган экспонатларның күплеге һәм үзенчәлеге белән аерылып торса, кайберләре әле оешып кына килә. Зур булмаган Иске Тәкмәк клубында да шундый...

Мәдәният йортлары, клубларда элекке, югалып баручы көнкүреш әйберләре тупланган зур булмаган этнография бүлмәләре - минимузейлар оештыру - мәдәният хезмәткәрләре эшчәнлегенең бер юнәлеше. Бүген шундый 19 кечкенә музей исәпләнә. Аларның кайберләре җыелган экспонатларның күплеге һәм үзенчәлеге белән аерылып торса, кайберләре әле оешып кына килә.

Зур булмаган Иске Тәкмәк клубында да шундый музей бар. Аңа экспонатлар туплауны клуб мөдире Марина Ермолаева һәм китапханәче Валентина Киселева мәктәп коллективы белән бергә оештырды. Биредә кайчандыр авыл халкында кулланышта булган шактый көнкүреш әйберләре тупланган.

- Музей булдыру, борынгы әйберләр җыюга дүрт ел элек керештек. Моңа авылның өлкәннәре дә, балалар да алынды. Берәүләр чоланда, чормада яткан иске агач әйберләрен алып килде, икенчеләр исә сандык төбендә кадерләп сакланган әйберләрен бирде. Без күмер үтүкләре коллекциясен иң яхшылардан дип саныйбыз. 1822 ел белән исәпләнүче акчаларыбыз да бар, - ди Марина Ермолаева.

Рәсемдә: М. Ермолаева һәм В. Киселева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Экспонатлар чорны чагылдыра
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәдәният һәм сәнгать