“Энергетик” Мәдәният сараеның “Адымнар” татар мәдәнияте клубы җиңү белән кайтты
Кичә «Энергетик» Мәдәният сараеның «Адымнар» татар мәдәнияте клубы Казан шәһәрендә республикабызның мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре арасында үткәрелә торган «Аулак өй» баттл Республика проектында катнашып җиңү белән кайтты.
“Адымнар” клубының бу проектта беренче җиңүләре генә түгел. Узган сезонда алар язучылар, Татарстан районнарыннан килгән көндәшләрен дә җиңгәннәр иде. Бу юлы алар Казан шәһәренең Яңа Савин районы " Чит телләр тирәнтен өйрәнелә торган 132нче урта гомуми урта белем бирү мәктәбе" укучылары белән дә көч сынашты. Укучыларга "Афәрин" диясе килә! Үзләренең белемле булуларын күрсәттеләр!
Бәйгедән соң, “Адымнар” татар мәдәнияте клубы Балык Бистәсе районы Степановка авылындагы Экофермага экскурсиягә дә кереп чыкты. Болан, поши, марал, кабаннарны үз куллары белән ашатып, фотога да төшеп кайттылар.
- "Аулак өй" баттл Республика проекты – уңышлы проектларның берсе. Без бу бәйгегә барганчы бик күп китаплар укыйбыз. Бигрәк тә татар классик язучыларның әсәрләрен искә төшерәбез, шигырьләр укыйбыз, аларны яттан сөйләргә әзерләнәбез. “Йөзек салыш” уенында кирәк булыр дип, татар халык җырлары өйрәнәбез,- диләр “Адымнар” татар мәдәнияте клубына йөрүче егет-кызлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев