Икътисад, сәнәгать, эшмәкәрлек

Эшкә батыр, сүзгә тапкыр

Бүгенге көндә территорияләрнең икътисади үсеше, социаль программаларның уңышлы үтәлеше кече эшмәкәрлек белән турыдан-туры бәйле. Гомумән, кече һәм урта эшмәкәрлек җәмгыятьтә позитив рух бирүчеләрнең тулы бер сыйныфын тәшкил итә. Соңгы елларда районда кече бизнес үсеш кичерә: бүгенге көндә 252 кече предприятие, 1700гә якын шәхси эшмәкәр исәпләнә. Тулаем алганда, эшмәкәрлек социаль тотрыклылыкны,...

Бүгенге көндә территорияләрнең икътисади үсеше, социаль программаларның уңышлы үтәлеше кече эшмәкәрлек белән турыдан-туры бәйле. Гомумән, кече һәм урта эшмәкәрлек җәмгыятьтә позитив рух бирүчеләрнең тулы бер сыйныфын тәшкил итә. Соңгы елларда районда кече бизнес үсеш кичерә: бүгенге көндә 252 кече предприятие, 1700гә якын шәхси эшмәкәр исәпләнә. Тулаем алганда, эшмәкәрлек социаль тотрыклылыкны, халыкның мәшгульлеген тәэмин итә, хезмәт базарындагы киеренкелекне йомшартуда зур роль уйный.

Районда үз эшен булдыручы хатын-кызларыбыз арта бара. Алар районның һәр тармагына диярлек үтеп керә. Тәслимә Гәрәева - беренчеләрдән булып үз эшен булдырган ханым. Ул үзәк базарда машиналарга запас частьлар, кирәк-яраклар белән сату итә. Хатын-кызга тимер-томыр белән сату итү гайре табигый хәл түгел. Ханым техника иярләүчеләрнең үзләреннән битәр кайсы частьның кая куеласы икәнен яхшы белә. Үз эшенең чын остасы, ягъни механикка әйләнеп беткән инде ул.

Тәслимә - Аксар кызы. Чаллыда яшәп алгач, Зәйгә кайтып төпләнә. Эшмәкәр Наил Хәйруллин кул астында машина частьлары белән сату итүгә керешә. Кайсы әйбернең кая куеласын сатып алучылар белән бергә өйрәнә. Үҗәт, тырыш, тынгысыз булуы эшкә тиз төшенергә ярдәм итә. Һәм алты елдан соң әлеге юнәлеш буенча үз эшен булдыра. Товарны аңа Тольяттидан китереп бирәләр, заказ белән дә эшли. Кыскасы, халык ихтыяҗын өйрәнеп, заман белән бергә атлый. Ватылып, кыен хәлдә калган машина йөртүчеләргә ничек тә кирәкле детальне табарга тырыша. Кайчакта аңа частьларны сүтеп бирергә дә туры килә, кайвакыт әҗәткә дә биреп җибәрә. Үзенә кыенлык килсә килә, авыр хәлдә калганнарга ярдәм итәргә тырыша ул. Сатып алучыларны берсүздән аңлый. Хәзер механик булып эшләрлегем бар инде, ди Тәслимә, елмаеп. Аңа көне буе ир-егетләр белән эшләргә туры килә. Хатын-кызлар таләпчән, чәүчәләгрәк бит, ир-атлар белән исә эшләү уңайлы, дип аңлата ул.

Тәслимә районның мәдәни тормышында актив катнаша. Еш кына автоклуб хезмәткәрләре белән авылларга чыга, шәһәркүләм бәйрәмнәрдә, Сабантуйлар, Питрауда чыгыш ясый. Җырларны дуэт белән дә башкара, триога да кушылып җырлый. Кыскасы, үзенчәлекле, моңлы җырлаучы Тәслимәне зәйлеләр яратып өлгерде инде. Туй мәҗлесләре, туган көннәр алып баруга да осталыгы бар. Әлеге җәһәттән аңа зәйлеләр еш мөрәҗәгать итә. Тәслимә кунакларны өйрәнеп, юбилярга индивидуаль якын килеп сценарий төзи, аны җыр һәм кызыклы уеннар белән баета. Ул алып барган туй, туган көннәр үзгә, истә калырдай килеп чыга. Милләтҗанлы да ул. "Замандаш" татар радиосы, "Зәй офыклары" газетасына да булыша. Район газетасының әбунәчеләре белән кызыксына. Агымдагы елның икенче яртыеллыгына ул ун кешене вакытлы матбугатлы итте.

Тәслимә өлкән яшьтәге әнисен, өч яшьлек оныгы Ләйләне тәрбияләргә дә вакыт таба. Улы Илназ Екатеринбургта хезмәт итә. Кызы Гөлназ Чаллыда эшли. Тәслимә - ярдәмчел, эчкерсез, аралашучан кеше. Дуслары, танышлары күп аның. Сатып алучыларга культуралы хезмәт күрсәтүе, алар ихтыяҗы буенча эшләве аркасында ул популярлаша бара. Шул ирешелгәннән ничек тә тайпылмаска иде, ди бизнес-ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Эшкә батыр, сүзгә тапкыр
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Икътисад, сәнәгать, эшмәкәрлек