Мәдәният һәм сәнгать

Эштә яну, ялкынлану кирәк

Мәдәният хезмәткәрләре өчен иҗади эшләү, сыйфат һәм нәтиҗәлелеккә ирешү - төп таләп. Район халкына мәдәни хезмәт күрсәтүне тагын да яхшыртуда, проект-программаларны гамәлгә ашыруда нинди эш алымнары кулланырга? Музыка мәктәбендә узган мәдәният хезмәткәрләре кече коллегиясендә сүз шул хакта барды. Анда район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина катнашты. Мәдәният хезмәткәрләренең төп бурычы...

Мәдәният хезмәткәрләре өчен иҗади эшләү, сыйфат һәм нәтиҗәлелеккә ирешү - төп таләп. Район халкына мәдәни хезмәт күрсәтүне тагын да яхшыртуда, проект-программаларны гамәлгә ашыруда нинди эш алымнары кулланырга? Музыка мәктәбендә узган мәдәният хезмәткәрләре кече коллегиясендә сүз шул хакта барды. Анда район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина катнашты.

Мәдәният хезмәткәрләренең төп бурычы - мәдәни, рухи кыйммәтләрне барлау, халыкны мәдәни эшкә тарту. Узган ел Тукайның 125 еллыгы уңаеннан мәдәният йортларында "Театр яктылыкка илтә" дип аталган театр-тамашалар куелды. Әлеге җәһәттән тамашачыга ике дистәгә якын спектакль күрсәтелде. Барлык оешма-предприятиеләрдә "Тукай укулары" узды. Мәдәният хезмәткәрләре районда "Ишегалды бәйрәмнәре", "Авылга - культпоход", "Күрше күршесен белсен", "Ял көне" клублары һ.б. программаларны актив тормышка ашырды. "Кече авыл" көннәре акциясе авыл халкында зур хуплау тапты. Рус-керәшен авылларында Питрау, Казанская һ.б. халык бәйрәмнәре зур оешканлык белән узды. Оешма-предприятиеләр арасында иҗат фестивале уздыру районда традициягә әйләнде. Кайбер мәдәният хезмәткәрләре чара үткәрүгә акча юклыкны сылтау итә. Бюджет акчасына гына өмет итмәскә, эшчәнлектә башка юлларны эзләргә кирәк. "Мирас" хореографик вокаль коллективы, үзәк китапханә откан грант акчаларына уңышлы гына тиешле юнәлештә эш алып бара. Мәдәният учреждениесендә иҗади эшлим дисәң, төрле программалар, проектлар бар. Республика һәм Россия проектларында катнашу - барлык мәдәният хезмәткәрләренең бурычы, диде мәдәният идарәсе башлыгы Сәрия Батршина.

Районда милләтләр мәдәниятен үстерүгә игътибар ителә: әлеге юнәлештә ике дистә елдан артык эш алып барыла. Агымдагы ел районда Милли мәдәният елы дип игълан ителде. Зәйгә 360 ел тула. Әлеге җәһәттән мәдәният йортлары, китапханәләр, туган як тарихын өйрәнү музее эш башлады. "Кулга-кул тотынышып" дип аталган конкурс кысаларында авыл бәйрәмнәре уза. Ул оешма-предприятиеләр арасында март аенда старт алачак. Үзәк китапханә системасында агымдагы елда дүрт модель китапханә ачу планлаштырыла. Хәзер әлеге модель китапханәләрне җиһазлау, тиешле технологияләр белән тәэмин итү бурычы тора.

Киңәшмәдә райондагы мәдәни һәм тарихи һәйкәлләрне саклау бурычы да куелды. Әлеге җәһәттән тарихи һәйкәлләр булган авылларда бу эшкә спонсорлар җәлеп ителәчәк. Күпмилләтле район мәдәният хезмәткәрләрен киң кырлы эш көтә. Әлеге юнәлештәге эшчәнлектә проблемалар да юк түгел. Эштә мөмкинлекләрне табарга була. Иҗади, янып, ялкынланып эшләргә, халык белән уртак тел табарга гына кирәк.

Клара Габидуллина җирлекләрдә узучы авыл бәйрәмнәре, һәр авылның йөзек кашы булырдай талантлары барлыгы, районда яшәүче барлык милләт вәкилләре мәдәниятен үстерү, әлеге юнәлештә төрле алымнар куллану кирәклеге һ.б.лар турында сөйләде. Соңыннан бер төркем мәдәният хезмәткәрләренә Россия һәм Татарстан Мәдәният министрлыклары Мактау грамоталары, башкарма комитетның Рәхмәт хатлары, мәдәният идарәсе Мактау грамоталары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Эштә яну, ялкынлану кирәк
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәдәният һәм сәнгать