Узган шимбәдә балалар музыка мәктәбендә "Креатив музыкаль педагогика" дип аталган төбәк форумы үтте. Әлеге чара мәктәпнең 50 еллык юбилеена һәм төзекләндерү эшләреннән соң концертлар залын рәсми төстә ачуга багышлап оештырылды. Фестивальгә Кама аръягы төбәгенең 11 шәһәр-районыннан музыка укытучылары җыелды. Ул яшь музыкантлар, укытучыларның көй башкару осталыгы дәрәҗәсен күтәрү, яңа талантларны...
Узган шимбәдә балалар музыка мәктәбендә "Креатив музыкаль педагогика" дип аталган төбәк форумы үтте. Әлеге чара мәктәпнең 50 еллык юбилеена һәм төзекләндерү эшләреннән соң концертлар залын рәсми төстә ачуга багышлап оештырылды.
Фестивальгә Кама аръягы төбәгенең 11 шәһәр-районыннан музыка укытучылары җыелды. Ул яшь музыкантлар, укытучыларның көй башкару осталыгы дәрәҗәсен күтәрү, яңа талантларны ачыклау, иҗади хезмәттәшлекне ныгыту, тәҗрибә уртаклашу максатында, республика Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылды. Мастер-классны Казан дәүләт консерваториясе проректоры, профессор Александр Маклыгин үткәрде. Ул һәр классик әсәрне уйнауның үзенчәлеген тәфсилләп аңлатты, бала уен коралында уйный башлаганда, аны үзен иркен хис итәргә, уйнала торган моңны тыңларга өйрәтергә кирәклегенә басым ясады, зәйлеләрне аеруча тырышып, күңел биреп эшләргә чакырды.
- Күп эре шәһәрләр көнләшерлек мондый күркәм музыка мәктәбегез булу белән сез бәхетле. Матур заллардан аһәңле моң агылырга тиеш. Сездә талантлы укытучылар, укучылар җитәрлек. Мин моңа 1999 елда беренче тапкыр килүемдә үк инанган идем, алга таба да иҗат чишмәгез саекмасын, бай булсын, - диде ул.
Тарихы 1961 елдан башланган Зәй музыка мәктәбе - чыннан да, республикада билгеле мәктәпләрнең берсе. Баян, аккордеон һәм фортепиано класслары ачып, музыкаль белем бирә башлау район тормышын җанландырып җибәрә. Чөнки төрле концертларда чыгыш ясаучы талантлы балаларның көй уйнау осталыгы елдан-ел арта бара. Төрле музыкаль бәйгеләрдә зәйлеләр призлы урыннар яулый. Бүген безнең мәктәп республиканың көньяк-көнчыгыш регионында "Иң яхшы музыка мәктәбе" югарылыгына күтәрелде. Соңгы елда аның директоры итеп билгеләнгән Анна Краснова яңа уңышларга омтылып эшли. Бүген мәктәптә 13 белгечлек - фортепиано, скрипка, виолончель, думбра, балалайка, флейта, саксофон, труба, баян, аккордеон, бас-гитара, тромбон, кларнет буенча 300дән артык бала белем ала. Александр Шамов җитәкчелегендәге эстрада-симфоник оркестры үзе генә дә ни тора! Республикада мондый дәрәҗәдәге балалар оркестрының икәү генә булуын Александр Маклыгин да ассызыклап үтте. Фестиваль барышында «иҗади кунакханәдә» чыгыш ясаган башка районнарның музыка белгечләре дә зәйлеләргә соклануларын белдерделәр.
Музыка мәктәбенең концерт залын ачу да бик җылы үтте. Анна Краснова мәктәпне төзекләндерүгә зур өлеш керткән ГРЭС, "Зәй шикәре" АҖ, "Энергия" җир корпорациясе җитәкчеләренә Мактау грамоталары тапшырды. Ә Казан музыка мәктәпләре укытучыларыннан төзелгән, Александр Маклыгин җитәкчелегендәге "Импровиз-рояль" ансамбле тамашачыларга искиткеч матур концерт тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев