Мәдәният һәм сәнгать

Гармунчы дигән даны бар

Табигатьнең матур җиренә урнашкан Суык-Чишмә авылы турында язылган «Әй, Суык-Чишмәм» җыры күңелләрне айкый, хисләндерә. Җырның авторы - шул авылда туып-үскән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Сөббух Рәфыйков исемендәге премия лауреаты Хәтфир Җиһаншин. Табигатьнең яшәргән мәле - яз аенда аның 60 яшьлек юбилее. Хәтфир Габделхаковичның күңел пәрдәсен күтәреп карасаң, халыкка һәм милли...

Табигатьнең матур җиренә урнашкан Суык-Чишмә авылы турында язылган «Әй, Суык-Чишмәм» җыры күңелләрне айкый, хисләндерә. Җырның авторы - шул авылда туып-үскән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Сөббух Рәфыйков исемендәге премия лауреаты Хәтфир Җиһаншин. Табигатьнең яшәргән мәле - яз аенда аның 60 яшьлек юбилее.

Хәтфир Габделхаковичның күңел пәрдәсен күтәреп карасаң, халыкка һәм милли мәдәнияткә хезмәт иткән озын иҗат юлы. Ул әле дә яңа идеяләр белән кайный, эш дәрте белән яна. Исеме җисеменә туры килгән Хәтфир 5-6 яшьлек чагында ук үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнә. Көй чыкмый дип туктап калмый, үҗәтләнеп гармун телләренә баскалап көй эзли. Мәктәптә укыганда ул инде шактый шома уйнаучылардан була. Мәктәпне тәмамлагач, сәнгатькә урау юллар аша килә. Башта Акташ һөнәр училищесында механизатор һөнәрен үзләштерә, колхозда әлеге һөнәре буенча эшләп ала. Аннан гына ул Алабуга культура-агарту училищесының оркестр бүлегенә укырга керә. Халык уен кораллары оркестры җитәкчесе буларак, мәдәният өлкәсендә хезмәт юлын Кадер авылы мәдәният йортында башлый. Яшь белгеч җиң сызганып эшкә керешә: авыл яшьләреннән тынлы оркестр, вокаль ансамбль оештыра. Авылны җанландырган, кадерлеләрне мәдәни тормышка җәлеп итәргә өлгергән егетне армия хезмәтенә алалар. Армия хезмәте аның өчен тормыш мәктәбе була.

Туган ягына кайтып, "Зәй утлары" театрында эшләгәндә вокаль ансамбль оештыра һәм ул "Умырзая" ансамбле булып аерылып чыга. Әлеге ансамбль сәләтле кешеләрне ике-өч тавышка җырлау серләренә төшендерә, очраштырып кавыштыра, кемнәрнедер зур сәхнәгә чыгара. Шунысы игътибарга лаек, ансамбль ра-йонда гына түгел, республикада да таныла. Аның даны республикадан читкә дә чыга. Кыскасы, "Умырзая" профессиональ дәрәҗәгә күтәрелеп, республика данын яклый. Төркиядә узган - төрки халыклар, Самарада үткәрелгән Бөтенроссия фестивальләрендә катнашып, зур уңышларга ирешә, лауреат исемен ала. "Умырзая" халык күзеннән бераз югалып та торды. Хәтфир Җиһаншин политехник колледж кызлары белән ансамбльне янә торгызып килә, шул ук вакытта "Нур" фольклор халык уен кораллары ансамблен дә оештырды. Ул моннан 23 ел элек оешкан гармунчылар ансамбле базасында үсеп килә. Ансамбль аерым да чыгыш ясый, "Умырзая" ансамбле өчен дә уйный.

-Ансамбльне, коллективны яратып йөриләр, алар сафы артуга бара, - ди Хәтфир әфәнде.

Һөнәр һөнәрне арттыра гына, дип юкка әйтмиләрдер. Хәтфир Җиһаншин ике рәтле гармунда, тальянда, аккордеонда, фортепианода, балалайкада да уйный. Үз ти-рәсенә әнә шундый сәләтле кешеләрне туплап тора. Юбилярның яшь буында татар уен коралларына хөрмәт тәрбияләү, бабаларыбызның музыкаль традицияләрен яңарту һәм популярлаштыру теләге дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Гармунчы дигән даны бар
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәдәният һәм сәнгать