Чираттагы авыл бәйрәме табигатьнең иң матур җиренә урнашкан - бакча башларыннан таулы урман башланган Бохарай авылында узды. Авыл тарихы XVIII гасырга барып тоташа. Якынча 1750 елларда Себер губернасыннан күченүчеләр бирегә килеп төпләнә. Авылга нигез салучы Бохаров сәүдәгәрлек белән шөгыльләнгән. Биредә төпләнүчеләр игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә, авылда тегермән, май язу җайланмасы...
Чираттагы авыл бәйрәме табигатьнең иң матур җиренә урнашкан - бакча башларыннан таулы урман башланган Бохарай авылында узды.
Авыл тарихы XVIII гасырга барып тоташа. Якынча 1750 елларда Себер губернасыннан күченүчеләр бирегә килеп төпләнә. Авылга нигез салучы Бохаров сәүдәгәрлек белән шөгыльләнгән. Биредә төпләнүчеләр игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә, авылда тегермән, май язу җайланмасы була, XIX гасыр ахырында Молостов атлы алпавыт күчеп килә һәм авыл белән идарә итә. Алпавыт юкка гына бирегә яшәргә күчми. Сулы, таулы, урманлы авыл байларны әнә шулай кызыктырып торган. Шанлы еллар Бохарайны да читләп узмый. Бүгенге көнгә шактый үзгәрешләр белән килә авыл. 1972 елда Бохарай Зәй районына керә.
Бохарай җирлеге Бохарай, Апач, Шунак, Әлкин авылларын берләштерә. Биредә рус, татар, керәшен, әзербайҗан, грузин, мордва милләтеннән булган халык дус-тату, йола-гадәт алмашып яши. Җирлек күренекле якташларга бай. Алар - филология фәннәре докторы, профессор, академик Хатыйп Миннегулов, агрохимия буенча профессор Владимир Михеев, профессор Владимир Клочков, врач-терапевт Татьяна Семякина, полковник Василий Клочков һ.б.лар. Җирлектә балалар бакчасы, мәктәп, ике фельдшер-акушерлык пункты, клуб, элемтә бүлеге, саклык кассасы бар. Бохарай - нефтьчеләрнең "Ромашкино" шифаханәсе белән данлыклы авыл. Бу авылларда җыр-моңга гашыйк кешеләр күп. "Сударушка" рус фольклор коллективы район чараларында да еш чыгыш ясый. Клуб белән үз эшенә бирелгән Валентина Рожаналиева җитәкчелек итә. Районда ул рус мәдәнияте көннәрендә ел да кул эшләре, "Сударушка" фольклор коллективы белән катнаша. Бу эштә авыл җирлеге башлыгы Рамил Миннегуловның ярдәмен нык тоям, ди Валентина. Аның эшендә икенче булышчы - биредә яшәүче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, үзешчән композитор Роберт Андреев.
- Авыл табигате иҗатыма тәэсир итә. Җырларым биредә алган хисләрдән туа, - ди Роберт Андреев.
Авыл бәйрәмен район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина ачып, бохарайлыларны район башлыгы исеменнән сәламләде. Бәйрәмдә матур, үрнәк гомер итүче гаиләләр, сугыш һәм хезмәт ветераннарының урыны түрдән булды. Авыл йөзен нәкъ шундыйлар билгели дә. Бүгенге хезмәт алдынгылары Надежда Клочкова, Варвара Киреева, Любовь Мельникова, Иван Антонов, Сергей Кузьмин, Александр Клочков һәм иң яшь механизатор Сергей Гришанин, аерым аталып, бүләккә ия булдылар. Көмеш, энҗе, алтын туйларын билгеләүче парлар, күп балалы аналар да хөрмәтләнде. Җирлектә иң өлкән кешеләр Нина Мельникова һәм Нина Миңнеханова булса, иң кечкенәсе - Диана Ильгеева.
Тантанада игелекле эш башкаручылар, бәйрәмнәр оештыруда булышлык итүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерелде. Бәйрәм-тамаша җыр-бию белән аралашып, чыгышларда төрле милләт халкы дуслыгы кызыл җеп булып сузылып барды. Тамашачы чыгышларны көчле алкышларга күмде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев