Мәдәният һәм сәнгать

Хуш, салкын кыш! Исәнме, яз!

«Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда быел да традицион Кыш озату, язны каршылау бәйрәме узды. Иртәдән үк мәйданда дәртле музыка яңгырады. Кемнәрдер бәйрәм ярминкәсенә, кемнәрдер күңел ачарга ашыкты. Авыл җирлекләре күргәзмәләре бәйрәмгә быел да үзенчәлек өстәде. Алар төрле милләтләр мәдәниятен чагылдырган иде. Һәр җирлек күргәзмәгә нинди дә булса үзенчәлек өстәргә тырышкан....

«Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда быел да традицион Кыш озату, язны каршылау бәйрәме узды.

Иртәдән үк мәйданда дәртле музыка яңгырады. Кемнәрдер бәйрәм ярминкәсенә, кемнәрдер күңел ачарга ашыкты. Авыл җирлекләре күргәзмәләре бәйрәмгә быел да үзенчәлек өстәде. Алар төрле милләтләр мәдәниятен чагылдырган иде. Һәр җирлек күргәзмәгә нинди дә булса үзенчәлек өстәргә тырышкан. Бохарайлылар рус тирмәсе булдырган, искемавринлылар төрле милләтләрнең аш-су, ризыкларын әзерләгән. Түбәнбишлеләр Үзбәкстан хөрмәсе белән сату итте, бигешлеләр бәйрәмгә килүчеләрне коймак, чәй белән сыйлады. Моңа өстәп, һәр җирлек бәйрәмгә үз карачкысын алып килде. Алар махсус мәйданга урнаштырылды. Нинди генә карачкылар юк иде бу көнне?! Дуслык агачларына бәйрәмгә килүчеләр теләкләр язып элде. Мәйдан уртасында гармунчылар бию көе сыздырды, район фольклор коллективлары бию түгәрәкләре оештырды.

Быелгы бәйрәм үзгә булды: шәһәр мәктәпләре кош оялары ясап килгән иде, аларга махсус бәйге оештырылды. Һәр кош оясына укучыларның җан җылысы салынган: иҗади якын килеп эшләнгәннәр алар. Бизәкләп эшләнгәннәре игътибарны җәлеп итәрлек.

Җирле рәссамнар картиналарыннан да күргәзмә эшләде. Күргәзмәдә күпчелек ел фасыллары сурәтләнгән картиналар иде. Биредә шактый картина үз хуҗаларын тапты. Бу көнне рәссамнарның үзләрен күреп сөйләшү, аралашу мөмкинлеге дә булды.

Мәйданда шулай ук яшьләр һәм балалар өчен төрле ярышлар, уеннар оештырылды. Ачык сәхнәдә бәйрәм тамашасы берничә сәгать барды. Кыскасы, һәркемгә җаны теләгән урынга барып, үз осталыгын күрсәтергә, күңел ачарга мөмкин иде. Сәхнәдә шәһәребез балалар бакчалары әзерләгән "Иске мультфильм төп нәрсә турында" дип аталган мультфестивальне карарга шактый халык җыелды. Тәрбиячеләр бер-берсен уздырып, иске мультфильмнарны заманчалаштырып, оста итеп күрсәттеләр.

Предприятие, сәүдә оешмалары, үзләре җитештергән товарлары белән эшмәкәрләр ду килеп сәүдә итте. Борыннарны шашлык, коймак исе кытыклады.

Район башлыгы Татьяна Воропаева "Кыш озату"да күргәзмәләрне карап, авыл җирлекләре оештырган тирмәләрдә булды, гармунчыларга кушылып биеп алды, аннан сәхнәгә күтәрелеп, хатын-кызлар, әниләрне 8 Март бәйрәме белән котлады.

- Сез районыбызның кайсы тармагында гына хезмәт куймыйсыз, күп нәрсә сезнең акыл, зирәклек, хезмәт һәм талантыгыз белән эшләнә, - дип матур теләкләрен юллады ул.

Аннан сәхнәдә кышны озату, язны каршылау театрлаштырылган тамашасы тантана итте. Кышның үз хакимлеген бирәсе килми, ә яз җиһанны яшеллеккә төрергә ашыга. Кыш язга бирешмәскә шактый тырышса да, яз үзенекен итте. Мәйдан уртасындагы карачкы дөрләп янып, кышның бетүенә ишарә ясады.

Әлеге тамаша барганда шәһәрнең 1нче паркында "Шәһәрне алу" халык уены оештырылды. Укучылар кош ояларын шәһәребез паркларындагы агачларга элде. Бәйрәмне үзешчәннәр дәвам итте. Һәркемнең күңеле күтәренке, бәйрәм рухы иде. Көн үзәгендә кояш та нурларын мулрак сипте.

Авыл җирлекләре оештырган ихата, алып килгән карачкы, мультфильмнарны заманчалаштырган бакчалар, укучыларның кош ояларына бәйгеләр уздырылды. Бигеш авыл җирлеге оештырган ихата иң яхшысы дип табылды. Бохарайлылар - II, искемавринлылар III урында. Түбән Биш җирлеге карачкысына тиңнәр булмады һәм 7нче мәктәп укучыларының кош оялары иң яхшысы дип табылды. Иске мульфильмны иң оста заманчалаштыручы "Кызыл калфак" белән "Кояшкай" бакчалары булды.

Бәйгеләрдә җиңүче, призлы урын алучыларга Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Хуш, салкын кыш! Исәнме, яз!
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәдәният һәм сәнгать