Мәдәният һәм сәнгать

Иҗади эшләү – көн таләбе

Бер урында таптану ярамый, эзләнү, һаман алга бару, эшнең яңа формаларын куллану, төрле экспериментлар ясаудан да курыкмаска кирәк... Мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр өчен алар яңалык булмаса да, авыл мәдәният йортлары, клубларда хезмәт куючы хезмәткәрләрнең чираттагы семинар-киңәшмәсендә моңа тагын бер кат басым ясалды. Бу юлы киңәшмәдә катнашучылар Иске Тәкмәк клубы һәм Аксар...

Бер урында таптану ярамый, эзләнү, һаман алга бару, эшнең яңа формаларын куллану, төрле экспериментлар ясаудан да курыкмаска кирәк...
Мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр өчен алар яңалык булмаса да, авыл мәдәният йортлары, клубларда хезмәт куючы хезмәткәрләрнең чираттагы семинар-киңәшмәсендә моңа тагын бер кат басым ясалды.
Бу юлы киңәшмәдә катнашучылар Иске Тәкмәк клубы һәм Аксар мәдәният йорты эшчәнлеге белән танышты.

Иске Тәкмәк клубы һәм китапханә авылның иске мәктәп бинасында урнашкан. Кечкенә авыл өчен клуб эшен оештыру мөмкинлеге чикле булуга карамастан, семинарга клуб мөдире Марина Ермолаева, китапханәче Валентина Киселева һәм мәктәп директоры Мария Михеева белән берлектә, халыкны тартып, ярыйсы гына матур чара - "Кич утыру" күренешен сәхнәләштергәннәр иде. Шунысы игътибарга лаек, әби, апаларның үзенчәлекле тавышлары белән онытылып баручы рус халык җырларын башкаруы сокландырды. Башкару осталыгы өстендә ныклап торып, даими эшләгәндә мондый фольклор коллективын районның иң зур сәхнәләренә, хәтта республикага да чыгарып булыр иде. Дөресен әйтик, күпчелек мәдәният йортлары, клубларда иҗат эше әлегә даими алып барылмый. Шуңа күрә аерым мәдәният учреждениесе хезмәткәрләренең эше күренми дисәк тә, ялгыш булмас. Кайбер авылларда халыкның алар эшеннән ризасызлык белдерүе дә шуның белән аңлатыладыр...

- Без һәр мәдәният учреждениесендә төрле категория кешеләр - балалар, яшьләр, өлкәнннәр өчен чаралар уздыру, даими эшләүче иҗат коллективлары булдыруны таләп итәбез. Семинар-киңәшмәләрдә теге яисә бу клубта әлеге эшнең ни дәрәҗәдә булуын һәм моны ничек эшләп булганны күрсәтәбез, аңлатабыз. Эш даими алып барылмаган клублар өчен семинар - эчтәлекле, мәгънәле чара оештырып, учреждениенең нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтү ул, - ди мәдәният идарәсе методик бүлеге башлыгы Кәүсәрия Кузнецова.

Тәкмәклеләргә дә коллективны югалтмыйча, аңа яшьләрне тарту кирәклеге әйтелде.

Аксар мәдәният йорты - районның бай традицияле мәдәният учреждениеләренең берсе. 1969 елда ачылган мәдәният йортында төрле елларда нинди генә чаралар уздырылмаган һәм кемнәр генә биредән сәнгать дөньясына атламаган?! Район мәдәният тормышы тарихында урын алган "Урам концертлары" Аксар җирлегендә туды дисәк тә, ялгыш булмас. Аксарлылар - тырыш һәм талантлы халык.

Мәдәният йорты киңәшмә өчен әзерләнгән чараларын "Театраль җомга" башы астында тәкъдим итте. Аксарлыларның театрга басым ясаулары очраклы түгел, чөнки биредә эшләп килүче театр коллективы 1995 елда ук "Халык театры" исемен алды. Киңәшмәдә катнашучыларга Г. Камалның "Беренче театр" һәм И. Яһудинның "Мәхәббәткә мәдхия" спектакльләреннән өзекләр күрсәтелде.

Аксарда һәвәскәр автор-башкаручылар да шактый. Каләм тибрәтүче Фәйрүзә Гарипова, Саҗидә Гомәрова, шигырьләр, аларга көйләр язучы, аларны үзләре үк башкаручы Фәнис Исрафилов һәм Фәтхелгаян Әхмәтҗанов иҗаты белән семинарда катнашучылар "Шигъри кунакханә" сәхи-фәсендә очрашты. Шулай да биредә учреждениенең төрле юнәлештәге киң эш-чәнлеген күреп булмады кебек. Театраль күренешләрдә дә башлыча мәдәният хезмәткәрләре үзләре катнашты. Ә эшчәнлекне алып бару өчен биредә потенциал җитәрлек. Моны чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова да әйтеп узды. Аксарда башкаларга үрнәк булып гөрләп эшләүче вокал, бию, фольклор коллективларны да күрәсе килә. Ә зур мәдәният учреждениеләрендә кимендә ике иҗат коллективы булдыру хәзер мәҗбүри куелган.

Киләсе ел районда милли мәдәниятләр елы дип игълан ителде. Бу исә мәдәният хезмәткәрләре өчен иҗат кыры, эшчәнлектә яңалыклар кертүгә зур мөмкинлекләр ачачак. Бары тик иҗат белән яну, үз артыңнан халыкны ияртә алу гына кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Иҗади эшләү – көн таләбе
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәдәният һәм сәнгать