Шәһәр-районда мәдәнияткә, аеруча, милли мәдәниятне торгызу, үстерүгә зур әһәмият бирелә. Авылларда дистәләрчә мәдәният йорты, клуб эшли. Алар барысы да китапханәләр, авыл җирлеге Советлары белән берлектә эшчәнлек алып бара. Милләтебезнең тарихын, рухи байлыгын саклау, торгызуда мәдәният хезмәткәрләре җиң сызганып хезмәт итә. Районыбыз күп милләтле. Һәр милләт үзенең гореф-гадәтләрен саклап, аны яшь...
Шәһәр-районда мәдәнияткә, аеруча, милли мәдәниятне торгызу, үстерүгә зур әһәмият бирелә. Авылларда дистәләрчә мәдәният йорты, клуб эшли. Алар барысы да китапханәләр, авыл җирлеге Советлары белән берлектә эшчәнлек алып бара. Милләтебезнең тарихын, рухи байлыгын саклау, торгызуда мәдәният хезмәткәрләре җиң сызганып хезмәт итә.
Районыбыз күп милләтле. Һәр милләт үзенең гореф-гадәтләрен саклап, аны яшь буынга тапшырып килә. Керәшен татарларының җыруларын, биюләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, уеннарын яшьләргә Сәвәләй авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре җиткерә. Алар үзләренең мәдәни мирасын барлый, гореф-гадәтләрен яңадан торгыза.
Мәдәният йорты белән менә 12 ел инде Ольга Бутяева җитәкчелек итә. Ольга - Сәвәләй кызы, димәк, барлык өлкән буын вәкилләрен белә, алар белән төрле мәдәни чаралар үткәрә. Ул ике малай тәрбияләп үстергән. Улларының инде үз гаиләләре бар, балалар үстерәләр.
Сәвәләй мәдәният йортында "Сәвәләй" фольклор ансамбле оешуга киләсе елда 20 ел тула. Бу ансамбльгә нигезне Татарстанның атказанган артисты Виталий Агапов сала. Бүген дә ул алар белән аралашып, кулыннан килгәнчә ярдәм итеп тора.
Мәдәният йортында "Оста куллар", "Эдельвейс" бию һәм театр түгәрәкләре, төрле клублар эшли. Бию түгәрәгенә 25ләп бала йөри. Аның белән Светлана Сабаева җитәкчелек итә. Ул концертлар өчен яңадан-яңа биюләр өйрәтә.
Сәвәләй үзешчәннәр театры район һәм авыл мәдәният йортларында тамаша-спектакльләрне еш күрсәтә. Соңгы ун ел эчендә 8 спектакль куелган. Һәр спектакль тамашачы белән тулы залларда уйнала. Рольләрдә уйнаучылар - төрле буын вәкилләре. Пешекче Венера Неделько, укучы Петр Петров, пенсионер Владимир Кашаев, агрофирма хезмәткәре Николай Маклаков, китапханәче Светлана Чернова, мәдәният йорты директоры Ольга Бутяева, сәнгать җитәкчеләре Светлана Сабаева, Рәсимә Агапова, техник хезмәткәрләр Надежда Алексеева, Ольга Исакова - шундыйлардан.
Ольга Григорьевна җитәкләгән "Оста куллар" түгәрәгенең хезмәт җимешләре фойе һәм зур зал стеналарын бизи. Ольга Бутяева панно (киндергә төшерелгән зур картина) ясау белән яратып шөгыльләнә. Шәһәр һәм район күләмендә үткәрелгән күргәзмәләрдә үзенең кул эшләнмәләре белән еш катнаша. Эштә, әлбәттә, проблемалар юк түгел. Мәдәният йорты директорын яшьләргә бию кичәләре үткәрү өчен аппаратураның начар хәлдә булуы борчый.
Бүген мәдәният системасында күбесенчә чын энтузиастлар, үз эшләрен фанатларча яратучылар гына эшли. Алар мәдәниятебезне саклау һәм үстерү өчен хәлләреннән килгәнне дә, аннан артыгын да башкаралар. Халык моны күрә һәм аңлый.
Рәсемдә: Т. Миңнуллинның «Йөрәк маем» спектакленнән күренеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев