25 март - Мәдәният хезмәткәрләре көне. Шәһәрдә һәм районда мәдәният йортлары, клублар, китапханәләр гөрләп эшләп тора. Аларның төп бурычы - муниципаль районда һәм шәһәрдә яшәүче төрле милләт кешеләренең милли үзаңын үстерү, мәдәни мирасны саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру. Мәдәният идарәсе, клуб һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә, күп кенә бәйрәмнәр, фестивальләр,...
25 март - Мәдәният хезмәткәрләре көне. Шәһәрдә һәм районда мәдәният йортлары, клублар, китапханәләр гөрләп эшләп тора. Аларның төп бурычы - муниципаль районда һәм шәһәрдә яшәүче төрле милләт кешеләренең милли үзаңын үстерү, мәдәни мирасны саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру.
Мәдәният идарәсе, клуб һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә, күп кенә бәйрәмнәр, фестивальләр, конкурслар оештыра. Алар "Зәй муниципаль районының 2011-2015 елларга мәдәни үсеше" программасы нигезендә алып барыла. Зәй - үзенең гореф-гадәтләре, йолалары белән бай район. Инде традициягә кергән Сабантуй, Питрау, Алма спасы, Казанская кебек милли бәйрәмнәр халыкның гореф-гадәтен, телен, милли асылын чагылдыра.
Мәдәният йортлары һәм клублар авыл халкына сулар һава кебек кирәк. Чөнки төрле яшьтәге авыл кешеләре өчен бу - бердәнбер җыелышу, сәләтләрен ачу, талантларын күрсәтү урыны.
"Авыл клубы" дигән Президент программасы нигезендә 2012 елда Бохарай авылында 212 урынга исәпләнгән клуб төзи башлау планлаштырыла. Бу эш инде башланып килә.
2012 ел мәдәният хезмәткәрләре өчен аеруча үзенчәлекле: илдә - Россия тарихы, Татарстанда - Тарихи-мәдәни мирасны барлау, районда Милли мәдәният елы дип игълан ителде. Шушы юнәлешләр буенча мәдәният йортлары җиң сызганып эшкә кереште. Безнең районыбызга гына хас бәйрәмнәребез бар. "Авыл бәйрәме", "Дуслык автопоезды", "Авылга - культпоход" муниципаль программалары - шундыйлардан.
Районда әйдәп баручы мәдәният йортлары җитәкчеләре дә шактый. Аларның кайберләре турында әйтеп узу урынлы булыр.
Якты Күл мәдәният йорты тышкы яктан ук үзенә чакырып тора. Чөнки анда эшләүче хезмәткәрләр - ачык күңелле, тырыш. Татьяна Егорова әлеге мәдәният йортында дистә елга якын хезмәт куя. Алар гаиләләре белән моннан 10 ел элек Кыргызстаннан күчеп кайткан. Тормыш иптәше Глеб тимер юлда механик булып эшли, улы Андрей - колледжда, кызы Виктория VII класста укый. Гаиләм - минем төп терәгем, ди ул. Һәр кичә, концерт алардан башка үтми. Глеб клубтагы электр белән бәйле бар эшне башкара, Виктория - оста биюче. Татьяна, читтән торып, Алабуга мәдәният училищесында белем ала, быел диплом якларга җыена.
Якты Күл мәдәният йорты халык белән кулга-кул тотынып эшләүдә иң алдынгысыдыр, мөгаен. Биредә халык иҗаты, милли йолаларга нигезләнеп эшләүче музей бар. Халыкның милли мәдәниятен үстерү, саклау максатыннан 16 ел инде "Керәшен моңы" фольклор ансамбле эшләп килә. Әлеге ансамбльнең җитәкчесе - Ангелина Вавилова. Сәнгать җитәкчесе Татьяна Блохина белән иңне-иңгә куеп, гөрләтеп эшли алар. Мәдәният йортында өлкәннәр өчен "Әбием утырмалары", ветераннарга - "Хәтер", яшьләр өчен "Күңелле балалар", яшь гаиләләргә - "Салават күпере", кызлар өчен "Кызлар арасында" клублары оештырылган. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр һәм мәктәп укучылары өчен "Пчелка", "Йомшак уенчыклар", "Рухландыру", шахмат түгәрәкләре һәм курчак театры эшләп тора. Казанская - авылның иң зур бәйрәмнәренең берсе. Бу бәйрәм район күләмендә 16 ел рәттән үткәрелә. Мәдәният йорты авыл җирлеге, мәктәп белән бергә эшли. Авыл җирлеге башлыгы Айрат Бариев әйтүенчә, мәдәният хезмәткәрләре авыл җирлеген район һәм республикада танытуда зур хезмәт куя. Һәр хезмәткәрнең үз иҗади идеясе булырга һәм аны тормышка ашыру өстендә эшләргә тиеш, ди ул.
Югары Шепкә мәдәният йорты белән 2007 елдан Рәфинә Мостафина җитәкчелек итә. Рәфинә - шушы авыл кызы, тормыш иптәше Дамир белән бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Дамир - механизатор, бүгенге көндә язгы кыр эшләренә әзерләнә. Кызлары Язилә Чаллы педагогика институтының чит телләр бүлегендә белем ала. Бер гаиләдә ике студент дип әйтергә була, чөнки Рәфинә үзе дә, Алабуга мәдәният училищесын тәмамлап, диплом алырга җыена.
Бу мәдәният йорты быелгы сезонны Өлкәннәр көне белән башлаган. Рәфинә бәйрәмне оештырганда, милли-мәдәни мирасны барлап, төрле халык биюләрен сәхнәгә куйган. Һәр бәйрәмдә күргәзмәләр оештырыла, аңа кул эшләре куела. Мәдәният йортында өлкәннәр өчен "Ветеран", яшьләргә - "Яшьлек", кызлар өчен "Ханым - солтаным" клублары бар. Шулай ук театр, нәфис сүз һәм "Оста куллар" түгәрәкләре эшли. Иң яратканым - "Оста куллар" түгәрәгендә шөгыльләр алып бару, ди Рәфинә. Бу түгәрәккә балалар белән бергә өлкән ханымнар да йөри. Алар сәйләннән чәчәк, агач рәсемнәре чигә. Бер чәчәкне чигү өчен ярты сәгать вакыт җитсә, агач рәсемнәренә ике көн кирәк.
Рәфинә Мостафина зур иҗат уе белән янып яши: бер-берсен кабатламаган кичәләр, бәйрәмнәр оештыра. Милли мәдәният елына планнарым зур, аларны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр дә җитәрлек, тик аппаратура һәм аккомпаниатор булмау гына бераз кыенлыклар тудыра, ди ул.
Мәдәният идарәсенең эшен авыл җирлекләре Советы, мәктәп һәм төрле предприятиеләрдән башка күз алдына китереп булмый. Шуңа күрә мәдәният хезмәткәрләре аларга рәхмәтле. Аларның хезмәте шәһәр-районның мәдәни-социаль үсешен тәэмин итүдә зур роль уйный. Һәр хезмәткәр үзенең иҗади идеясен булдырып, шуны тормышка ашыру өстендә эш алып барырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев