Мәдәният учреждениеләре җиң сызганып, яңа иҗат сезонын башлады. Җәйге җылы, матур көннәр, чираттагы яллар артта калды. Яңа сезонда нәрсәләр планлаштырыла? Мәдәният хезмәткәрләре үзләренең эш планына нинди яңалыклар кертә? Бу хакта мәдәният идарәсе башлыгы Сәрия Батршина сөйли. - Быелгы иҗат сезонында төп игътибар һәвәскәрләр оешмаларына биреләчәк. Әлеге оешмалар төрле яшьтәге зәйлеләрне...
Мәдәният учреждениеләре җиң сызганып, яңа иҗат сезонын башлады. Җәйге җылы, матур көннәр, чираттагы яллар артта калды. Яңа сезонда нәрсәләр планлаштырыла? Мәдәният хезмәткәрләре үзләренең эш планына нинди яңалыклар кертә? Бу хакта мәдәният идарәсе башлыгы Сәрия Батршина сөйли.
- Быелгы иҗат сезонында төп игътибар һәвәскәрләр оешмаларына биреләчәк. Әлеге оешмалар төрле яшьтәге зәйлеләрне үзләренә тартырга тиеш.
Бию - сәнгатьнең бер төре. Ул төрле милләт вәкилләрен бергә туплый ала. Милли мәдәният елы кысаларында 24 октябрьдә "Биюне бердәмлек рухында тормышка ашырыйк" дигән милләтләр биюе фестивале үткәреләчәк. Бу бәйрәм шәһәр һәм район мәдәният йортларында эшләп килүче бию коллективларының хисабы да булыр дип көтелә.
Һәр кеше үз халкының тарихын, мәдәниятен, милли йолаларын белергә тиеш. Милли мәдәният елы уңаеннан тарихи һәйкәлләр янында төрле чаралар үткәрү дәвам итә. Авыл халкының ялын күңелле һәм нәтиҗәле үткәрү максатыннан оештырыла башлаган "Күрше күршесен белсен" проекты да дәвам иттереләчәк. Әлеге проект кысаларында һәр мәдәният йорты коллективы, күрше авылларга чыгып, үз программасын тәкъдим итә. Шулай итеп, күрше авыллар арасында үзара бәйләнеш, аралашу, яңалык алмашу барлыкка килә.
Театр сәнгатен саклау, үстерү максатыннан быелгы сезонда да "Театр яктылыкка илтә" исемле һәвәскәр театрлар фестивале үткәрергә планлаштырабыз. Әлеге фестиваль март аенда булачак.
Яңа сезонда "Авылга - культпоход", "Ишегалды бәйрәмнәре", "Ял көне клубы", "Кече авыллар көне" район бәйрәмнәре шулай ук калачак.
2012 елда туган як тарихын өйрәнү музее яңа эш методларына еш мөрәҗәгать итә башлады. Шундыйларның берсе - яңа өйләнешкән парлар белән очрашу. Яшь парлар, музейга килеп, Зәй җирлегендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, йолалары белән таныша, агач утырта. Бу алга таба да дәвам итәчәк. Музей хезмәткәрләре эшче яшьләр белән дә тыгыз элемтәдә тора. Оешмаларга барып күргәзмәләр, экскурсияләр оештырыла.
2013 ел Россиядә Әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип билгеләнде. Әлеге уңайдан мәктәп укучылары өчен "Хайваннар дөньясы тарихы битләреннән" темасына лекция, "Без - табигать дуслары" исемле экологик әкиятләр сәхнәләштерелеп тәкъдим ителәчәк.
Район киночелтәр оешмасы да эштә яңа методлар куллана. Мәсәлән, оешма базасында "Bim`Bum" театр студиясе эшли, анда йөрүчеләр сәхнә уеннары оештыру буенча тәҗрибә туплый. Break Dance һәм Hip-Hop бию юнәлешләре буенча укучылар туплау дәвам итә. "Космос" яшьләр үзәгендә "Kvadrorec" тавыш яздыру студиясе эшли. Шәһәр яшьләре аннан бик уңышлы файдалана. Яшьләр үзәге яшьләрнең, мәктәп укучыларының иҗади сәләтен үстерү максатыннан, киноклублар, иҗади һәвәскәрләр киностудияләре проектлары өстендә эшли.
Әйләнә-тирә мохитне саклау елы уңаеннан һәр мәдәният хезмәткәре үзенең иҗади эш планына шул юнәлештәге чаралар, кичәләр, яңа проектлар кертә. Әлеге уңайдан Җир көне үткәрү планлаштырыла, бу чарада барлык мәдәният учреждениеләре чыгыш ясаячак.
"Табигать чисталыгы - җан чисталыгы" темасына тулы бер чаралар циклы оештырыла. Шулай ук "Чиста ярлар" экологик акциясе үткәрү уйланыла.
Автоклуб хезмәткәрләре "Экобус" акциясе белән район авылларын әйләнәчәк, бу мәктәп укучыларын, яшьләрне экологик культурага тарту максатыннан эшләнә. "Экобус" автопоезды тарихчылар, экологлар, медицина хезмәткәрләреннән тупланачак.
Гомумән, һәр мәдәният хезмәткәре үз эш урынында иҗади эшләргә тиеш. Шул вакытта гына тормыш кызыклы һәм мавыктыргыч булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев