Мәдәният һәм сәнгать

Их, Сәвәләй, Сәвәләй...

Авыл бәйрәмнәренең чираттагысы Сәвәләйдә узды. Анда район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина катнашты. Җырчы, композитор Виталий Агапов кичәгә үзенчәлек, мәгънә өстәде. Сәвәләй халкы кул эшләренә оста: бу турыда мәдәният йортында оештырылган бай күргәзмә сөйли иде. Яшь киленнәрнең Сабантуй батырына дип чиккән сөлгеләре генә дә үзе ни тора?! Заманча үзенчәлекле эшләр...

Авыл бәйрәмнәренең чираттагысы Сәвәләйдә узды. Анда район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина катнашты. Җырчы, композитор Виталий Агапов кичәгә үзенчәлек, мәгънә өстәде.

Сәвәләй халкы кул эшләренә оста: бу турыда мәдәният йортында оештырылган бай күргәзмә сөйли иде. Яшь киленнәрнең Сабантуй батырына дип чиккән сөлгеләре генә дә үзе ни тора?! Заманча үзенчәлекле эшләр дә урын алган иде биредә. Керәшен милли ризыклары тәмле исләре белән әллә каян үзенә җәлеп итеп тора.

Сәвәләй - бай тарихлы авыл. Аңа чуваш милләтеннән булган Савелий атлы кеше XVII гасырның икенче яртысында нигез сала. Шул рәвешле, биредә чувашлар урамы барлыкка килә. Авылның югары очына исә руслар килеп урнаша. Авыл башы "Кәлимә чокыры"ннан башлана. Ә аның инеш буйларына татарлар нигез сала. "Кәлимә чокыры" дигән атама килеп чыгуның үз тарихы бар. Хәлимә исемле кыз бала әтисенә басуга аш илткәндә, егылып, аны инешкә чайпалдыра.

Бүгенге көндә авылда 1066 кеше яши. Төрле милләт халкы дус-тату яши биредә. Күп кеше Әлмәт, "Елховнефть" идарәсендә хезмәт куя, "Зәй шикәре" агрофирмасында эшләүчеләр дә бар. Сәвәләйлеләр дипломат, СССР Чит эшләр министрлыгы хезмәткәре Кузьма Долгов, профессор, тарих фәннәре докторы Анатолий Смирнов, биология фәннәре кандидаты Николай Лукин, ТР хөкүмәтенең яшьләр эшләре буенча хезмәткәре Юрий Москов, Татарстан Республикасы атказанган мәдәният хезмәткәрләре Николай Шамионов һәм Виталий Агапов белән горурлана. "Сәвәләй" керәшен фольклор ансамбле районда гына түгел, аннан читтә дә таныла. Аны моннан 20 ел элек Виталий Агапов оештыра. Шул көннән ансамбль репертуарын баета, елдан-ел остара. Район бәйрәмнәрендә ул йөзек кашы булып тора.

Бәйрәм Виталий Агапов башкаруында "Сәвәләй" җыры белән башланды. Аның көчле тавышы мәдәният йортына сыймыйча, урамнарга тулды. Җыр көчле алкышларга күмелде. Сәхнәгә бер-бер артлы авылның тырыш хезмәт куючылары, күп балалы гаиләләре күтәрелде. Сәвәләй - көрәшчеләре белән данлыклы авыл. Виктор Московка 50 яшь булса да, әле дә бил алыша, аның уллары Денис белән Иван да - әтисе кебек көрәшчеләр, оныклары да көрәш түгәрәгенә йөри. Сәвәләй - хезмәт алдынгыларына аеруча бай. Алар - Валентина Долгова, Фәнүзә Белышева, Зинаида Пляшева, Рәисә Сабаева, Валентина Афанасьева һ.б.лар. Авылда сигез гаиләдә бишәр бала тәрбияләнә. Хезмәт алдынгылары, күп балалы Смирновлар, Петровлар, Исаковлар, Ишмяновлар, Арслановлар, Рябовлар, Лукиннар, Забурдаевлар гаиләләре сәхнәдә бүләкләнде. Күптән түгел 60 яшьлек юбилейларын билгеләп үткән Мария Петрова, Ольга Рябова, Наталья Бутяевалар да игътибардан читтә калмады. Алар - авылда тырыш хезмәт куеп, ил-көнгә ул-кызлар үстергән әниләр.

Сәвәләйне дә сугыш зилзиләсе читләп узмый. Биредән сугышка 273 ир-егет китә, шуның яртысыннан күбесе яу кырыннан әйләнеп кайтмый. Бүгенге көндә авылда өч сугыш ветераны - Филимон Черкасов, Матвей Смирнов, Яков Сабаев яши. Алар һәм берничә тол хатын торак шартларын яхшырткан. Бәйрәмгә сугыш ветераннары килә алмаган иде, ә менә 87 яшьлек тыл ветераны Мария Чукряшова, сәхнәгә күтәрелеп, шигырьләр укыды. Шулай ук армия хезмәтендә булучы егетләр хөрмәт белән искә алынды. Бүгенге көндә авылдан 6 егет ил чикләрен саклый.

"Сәвәләй" ансамбле, укучылар бию коллективы башкаруында татарча, марича һәм башкортча биюләр, украин телендә шигырьләр бәйрәм эчтәлеген ачты. Төрле милләт халкы әнә шулай йола-гадәтләр алмашып яши биредә. Клара Габидуллина да бәйрәмгә йомгак ясаганда бу хакта ассызыклады. Ахырдан Виталий Агапов тамашачыларга җырларын бүләк итте. Бәйрәмнәр үткәрүдә булышлык итүче авылдашларына җирлек башлыгы Валерий Маркелов рәхмәт сүзләре җиткереп, алга таба да элемтәләрнең ныклы булуын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Их, Сәвәләй, Сәвәләй...
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәдәният һәм сәнгать