Мәдәният һәм сәнгать

Иҗади шәхес, таләпчән җитәкче

Шәһәребезнең «Энергетик» Мәдәният сарае директоры Людмила Илларионовага «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелде. Мәдәният тармагы - тынгысыз, иҗади эшләүне таләп итүче өлкә. Әлеге тармакта шәхси вакытыңны кызганмый, янып эшләсәң генә. Людмила Ильинична "Энергетик" Мәдәният сараен җитәкләүгә алынгач, биредә эш тагын да җанланып китте, чөнки анда яңа эш формалары, идея-фантазияләр ташып...

Шәһәребезнең «Энергетик» Мәдәният сарае директоры Людмила Илларионовага «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелде.

Мәдәният тармагы - тынгысыз, иҗади эшләүне таләп итүче өлкә. Әлеге тармакта шәхси вакытыңны кызганмый, янып эшләсәң генә. Людмила Ильинична "Энергетик" Мәдәният сараен җитәкләүгә алынгач, биредә эш тагын да җанланып китте, чөнки анда яңа эш формалары, идея-фантазияләр ташып тора. Ул эшчәнлегендә мәдәният һәм сәнгатьнең көчле тәрбия чарасы икәнен белеп эшли. Кыскасы, директор көн саен иртән "Энергетик" Мәдәният сараена килеп, мең төрле эш-мәшәкатькә чума. Җитәкче буларак, ул таләпчән, эшне гадел, оста оештыра. Тотрыклы коллектив туплауда аның өлеше зур.

"Энергетик" Мәдәният сараенда бүген 34 иҗат коллективы һәм һәвәскәрләр оешмасы исәпләнә. Аларда исә 650дән артык кеше шөгыльләнә. Кыскасы, олысы-кечесе әлеге иҗат коллективларында кайнаша. "Азаль" ансамбле «Созвездие» - «Йолдызлык-2014» республика фестивалендә үз номинациясендә җиңү яулады. "Улыбка" балалар хореографик ансамбле дә уңышлы чыгыш ясый: Испаниядә узган халыкара фестивальдә III урынга лаек булды. "Ядегәр" татар театры халык театры исемен алды. "Мирас" ансамбле, "Мальвина" марионеткалар, "Магия" хореографик төркемнәре халык иҗат төркеме булуларын янә раслады. Кайсы гына коллективны алма, иҗат дәрте, җиңү уе белән яна. 40 кешедән торган мәдәният сарае коллективы әледән-әле яңа эш формалары, алымнар куллана. Узган ел торак милекчеләре ширкәтләре белән берлектә "Зәй - чисталык территориясе" дип аталган акция оештырганнар иде. Агымдагы елда исә янгын куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан "Балаларга - куркынычсыз тормыш" дип исемләнгән акция оештырылды. Аның кысаларында берничә спектакль куелды. Сентябрь аенда исә мәктәп-бакчаларда һәм авыл мәктәпләрендә янгын куркынычсызлыгы буенча спектакльләр кую дәвам итәчәк. Узган елгы экологик юнәлештәге эшчәнлек тә алып барыла. Агымдагы елда исә ул - "Зәңгәр түбә астындагы йортым" дип аталган акция. Иҗат белән шөгыльләнүче, читтә уңышлы чыгыш ясаучы малай-кызлар да игътибар үзәгендә. Аларның фотосурәтләреннән махсус "Йолдызлы юл" стенды булдырылган. Мәдәният елы буларак, бу эш аеруча җитди алып барыла. Балаларга бу - бер стимул, тагын да уңышлырак чыгыш ясауга этәргеч. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Сугыш чоры балалары" проекты буенча эш башланган. Эш планында "Беренче Бөтендөнья сугышының 100 еллыгы" проектын тормышка ашыру нияте дә бар. Гомумән алганда, коллектив үзешчән сәнгатьне, мәдәниятне үстерү, тагын да югарырак баскычка күтәрүне максат итеп куя. Директор иңгә-иң торып эшләүче коллективына рәхмәтле.

- Мин алардан башка беркем дә түгел, барысы да иҗади эшләргә омтыла, хезмәтләрен яратып башкара, минем олуг исем алуда аларның өлеше дә бар,- ди Людмила Ильинична.

Коллективы фикеренә хөрмәтле җитәкченең хезмәттәшләре арасында абруе бар. Аларга иҗат мәйданында яңадан-яңа уңышлар, казанышлар юлдаш булсын!

Фото гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Иҗади шәхес, таләпчән җитәкче
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәдәният һәм сәнгать