Атна вакыйгаларга бай булды. Имәнлебашта зур төзекләндерү эшләреннән соң мәдәният йортында бәйрәм оештырылды. Әлеге мәдәният учагы ачылуга быел 30 ел тулды. Бина шактый тузган иде. Мәдәният йорты белән чирек гасыр Энҗе Әхмәтҗанова җитәкли. Тынгысыз җитәкче бинаны төзекләндерү өчен җан атып йөрде. Ниһаять, имәнлебашлыларның хыялы тормышка ашты. Бинаның башта түбәсе ябылды,...
Атна вакыйгаларга бай булды. Имәнлебашта зур төзекләндерү эшләреннән соң мәдәният йортында бәйрәм оештырылды. Әлеге мәдәният учагы ачылуга быел 30 ел тулды. Бина шактый тузган иде. Мәдәният йорты белән чирек гасыр Энҗе Әхмәтҗанова җитәкли. Тынгысыз җитәкче бинаны төзекләндерү өчен җан атып йөрде. Ниһаять, имәнлебашлыларның хыялы тормышка ашты.
Бинаның башта түбәсе ябылды, аннан эчке эшләр башкарылды: түшәме яңадан сылап-буялды, идәннәргә яңа линолеум җәелде. Иң мөһиме, җылыга туймаган бинада хәзер җылы, якты, уңайлы... Ремонт эшләрен "Хәмиев" ҖЧШ башкарды. Бинада урнашкан китапханәдә дә ремонт ясалды. Китапханәче Нурфия Яхина белән Энҗе иңгә-иң торып эшлиләр, чараларны бергә оештыралар. Китапханә фондында 11 меңгә якын басма исәпләнә, биредә һәрдаим китап күргәзмәләре, тематик чаралар оештырыла. Мәдәният йортында өлкәннәр һәм балалар театр коллективлары бар. Районда бердәнбер татар фольклор коллективы биредә эшли. Әлеге коллектив дистә елдан артык инде татарның йола-бәйрәмнәрен җанландыра. Гомумән, Имәнлебаш - борынгылылыкны саклаучы авыл. Элек-электән биредә балта осталары, итек басучылар, палас тукучылар, тимерчеләр, чабата үрүчеләр булган. Зәкия апа Габдрахманова хәзер дә чабата үрә. Имәнлебашның ил-көнгә танылган шәхесләре дә шактый. Алар - ТР атказанган табибы Зөлфирә Бегашова, РФ атказанган төзүчесе Рубильт Гыймадиев, ТР атказанган төзүчесе Ринат Ханнанов, ТР атказанган укытучысы Наилә Гыйльмуллина һ.б.лар.
Кешене хезмәт бизи. Тырыш хезмәт куючы алдынгы механизаторлары белән дә данлыклы Имәнлебаш. Фәрит Юнысов, Айрат Гәрәев, Фазыл Яхин, Раиф Гыймадиевлар кебек механизаторлар якын-тирәгә мәгълүм. Эшкә уңган имәнлебашлылар ныклы тормыш белән мул яши, күңел ачарга да вакыт таба. Энҗе һәм сәнгать җитәкчесе Илгиз Әхмәтҗанов олысы-кечесен чараларга актив тарта. Аларга оештыру, кеше белән иҗади эшләү хас. Ремонттан соң мәдәният йортында үткән беренче бәйрәм дә зур оешканлык белән матур, җылы узды. Клуб фойесындагы кул эшләреннән күргәзмә һәркемнең игътибарын җәлеп итте. Менә кайда икән тегү, чигү, үрү, бәйләү осталары?! Милли ризыклы өстәлдә самавыр кайнап утыра. Кунакларны "Энҗекәй" фольклор коллективы каршы ала. Район башлыгы Татьяна Воропаева чәкчәктән авыз иткәч, фольклор коллективка кушылып биеп тә алды. "Гөрләшеп яшик" дип аталган бәйрәм кичәсен Энҗе Әхмәтҗанова кызы Ләйсән белән алып барды. Кичәдә авылның үткәне, бүгенгесе турында сөйләп, аның хезмәт алдынгылары, ветераннары, күренекле авылдашлар турында бәян итте.
Район башлыгы Татьяна Воропаева сәхнәгә күтәрелеп, авыл халкын җылы, заманча ремонтланган мәдәният йорты белән котлады, аны саклап тоту, чараларны даими оештыру кирәклеген ассызыклады. Районда мәдәнияткә игътибар арта, Бохарай, Югары Пәнәче, Сармашбаш авылларында да клуб төзекләнәчәк, диде район башлыгы, сүзен йомгаклап.
"Энҗекәй" фольклор коллективы кичәнең йөзек кашы булды: ул тамашачыга өч буын вәкилләре катнашкан "Орчык бәйрәме"н күрсәтте. Имәнлебашлылар җыр-биюгә оста халык. Күп еллар шәфкать туташы булып эшләгән Нәкыя Шаһиева шигырьләр яза. Аның иҗаты "Зәй офыклары" газетасы укучыларына таныш. Авылның табигатен, уңган кешеләрен шигырь юлларына сала ул. Нәкыя апаның "Имәнлебаш матур авыл" дигән шигыренә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, җырчы Илгиз Закиров көй язган. Илгиз Закиров кичәдә катнашып, әлеге җырны башкарды.
Имәнлебаш - матур сала,
Алыштырмый аны кала...
Тамашачы җырчы чыгышын көчле алкышларга күмде. Үз авылың җыры булу нинди зур шатлык?! Имәнлебашлыларның сөенечен уртаклашырга Югары Шепкә, Аксар, Чыбыклы үзешчәннәре дә килде. Ләйсән Тимерханова, Фәнис белән Рәсилә Исрафиловлар, Хамис Кәрамов, Илнара Тимерхановалар тамашачыларга яңа җырларын бүләк итте. Аксар мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина имәнлебашлыларны бәйрәм белән котлап, иҗади уңышлар теләп, мәдәният йортына бүләк тапшырды. Чыбыклы үзешчәннәре исә Данил Сәлаховның "Мөгезле Мәүлеттин" комедиясен күрсәтте.
Халык бәйрәмнән канәгать калды, иң мөһиме - җылы, матур бинада тамаша карады. Зур эш башкаруга ярдәм иткән өчен район җитәкчелегенә рәхмәтлебез, диләр имәнлебашлылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев