Мәдәният һәм сәнгать

Интернет – бәйгедә Зәй балалары җиңү яулады (фотолар)

Бөтендөнья татар конгрессы агымдагы елда балалар иҗат эшләре буенча беренче ачык интернет-бәйге оештырган иде. Анда кул эшләре, рәсем, вокал, хореография, нәфис сүз, уен коралларында үз осталыкларын күрсәтүче балалар катнашты. Жюрига Татарстан районнарыннан, Россиянең татарлар яшәүче төрле төбәкләреннән, хәтта Франция, Төркия, Канададан җибәрелгән 900ләп эшне карарга туры килде. Ә төп сүзне...

Бөтендөнья татар конгрессы агымдагы елда балалар иҗат эшләре буенча беренче ачык интернет-бәйге оештырган иде. Анда кул эшләре, рәсем, вокал, хореография, нәфис сүз, уен коралларында үз осталыкларын күрсәтүче балалар катнашты. Жюрига Татарстан районнарыннан, Россиянең татарлар яшәүче төрле төбәкләреннән, хәтта Франция, Төркия, Канададан җибәрелгән 900ләп эшне карарга туры килде. Ә төп сүзне бәйгедә халык үзе әйтте. Чөнки һәр номинация буенча эшләргә интернет аша тавыш бирү оештырылды. Җиңүчеләр дә тавыш җыюга карап билгеләнде. Ә июль ахырында "Казан" милли-мәдәни үзәгендә призлы урыннар алучыларны тәбрикләү тантанасы булды. Җиңүчеләр арасында Зәйдән 4 мәктәп башлангыч сыйныф укучылары Дарья Абрамова һәм Миләүшә Әгъләмова да бар. Дарья нәфис сүз номинациясендә, Габдулла Тукайның "Су анасы" әсәрен башкарып, иң күп тавыш җыйды. Ә Миләүшә якташыбыз Виталий Агапов иҗат иткән "Әбием әкиятләре" җыры белән 400дән артык тавыш җыеп, үз номинациясендә беренче урын яулады. Кызлар икесе дә Бөтендөнья татар конгрессы Мактау грамоталары белән бүләкләнде, истәлекле бүләкләр алды. Балаларны бәйгегә әзерләгән педагоглар Венера Алексеева, Әлфия Вәлиуллина, Татьяна Степановага да Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Интернет – бәйгедә Зәй балалары җиңү яулады (фотолар)
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәдәният һәм сәнгать