Югары Мәлем кызлары булдыра!
Бөтендөнья татар конгрессы “Әниемнең җылы кочагы” дип исемләнгән конкурс оештырды. Бу көннәрдә бәйгегә йомгак ясалды.
Бәйгедә барлыгы 500дән артык бала катнашып, әниләргә багышланган шигырьләр сөйләделәр. Районыбызның Югары Мәлем авылыннан конкурста Зәринә Баранова белән Элина Трофимова катнашты. Зәринә Шәмсия Җиһангированың "Әнкәй белән чәй эчәбез...", Элина Әлфия Ситдыйкованың "Ана яши җирдә бала өчен" шигырьләрен сөйләделәр. Аларны бәйгегә Югары Мәлем мәдәният йорты режиссеры, Татарстанның атказанган артисты Фикрәт Сибгатуллин әзерләде. Кызлар шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләү буенча аерылып торды.
"Зәй кызлары сөйләп тә куя шигырьне! Афәрин!" – диде, кызларны мактап конгрессның матбугат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи.
-Бәйгедә кызларыбыз Зәринә – беренче, Элина икенче урын яулады. Балалар өчен бик матур бүләкләү тантанасы оештырылган иде. Зәй данын яклаган, Мәлемнәрнең талантлы булуын күрсәткән кызларыбыз белән горурланабыз, - ди Югары Мәлем мәдәният йорты директоры Лилия Сибгатуллина.
Ә кызларның остазлары, сәхнә теле укытучысы Фикрәт Рәфыйкович Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Фотолар авыл мәдәният йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев