Югары Пәнәче мәдәният йортында мөнәҗәтләр кичәсе узды
Мөнәҗәтләр электән үк яшь буынны тәрбияләүдә, чисталык, пакьлекне, яхшылыкны пропагандалауда иң үтемле чара булган.
Югары Пәнәче мәдәният йортында "Мөнәҗәтләр - күңел байлыгы" дип исемләнгән кичә дә менә шушы максатларны күздә тотып оештырылды.
Үзенә бертөрле җылы мохиттә узды бу кичә. Мәҗлескә килгән мөнәҗәт укучыларның мөлаем йөзләреннән, бөркәнгән яулыкларыннан, матур күлмәкләреннән үк яктылык сирпелеп тора иде.
Кичәдә Югары Пәнәче авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаровның да катнашуы зур дәрәҗә булды. "Илләр, җирләр тынычлыгын саклауда, сәламәт булуда догаларың әһәмияте аеруча зур. Туган илнең тынычлыгын сакларга киткән егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларында догалар һичшиксез булышыр. Бердәм булып, ярдәмләшеп яшик," – диде ул.
Кичәне яшь укучылар догалар әйтеп дәвам итте.
“Мөнәҗәт көйләүчеләр кичәбездә күп булды. Барысы да мөнәҗәтләрне ихлас hәм чиста күңел белән башкардылар.
Куш-Елга мәдәният йортыннан зур әзерлек белән килгән кунакларыбыз Ралия апа Әхмәдуллина һәм Салават Шәрәфиев катнашуы кичәне тагын да эчтәлеклерәк итте. Алар башкаруында яңгыраган моңлы җырларны, эчтәлекле шигырьләрне, мөнәҗәтләрне барыбыз да таң калып тыңладык”, - ди мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.
Авылдашлары Гөлшат Михайлова, Зәйтүнә Хөсәенова, Любовь Шәрифуллина, Рамилә Гыйззәтуллина, Әлфия Гарипова, Гөлфияз Вәлиуллина, Хәмденур Вәлиәхметовалар чыгышлары тамашачы күңеленә хуш килде. Шулай ук кичәдә "Дөньяның данлыклы мәчетләре" презентациясе күрсәтелде, "Исемең җисемеңә тиң" , "Догаларның ярдәме", "Тапкыр сүзләр" биремнәре буенча тамашачылар үзләрен сынады.
Бер тында, бер сулышта узды бу кичә, гүя hәрбер кешенең күңеле сафланып, йөзе нурланып калды. Катнашучыларга истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.
“Кешенең эчке кичерешләрен, яшәү рәвешен, дөньяга карашын чагылдырган мөнәҗәтләр вакытлар узу белән үзенең әһәмиятен югалтмасын иде дигән теләктә калып, саубуллаштык”, - ди Илһамия Рәисовна.
Фотолар Югары Пәнәче мәдәният йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев