Кулымда - Казан дәүләт университеты каршында "Каз канаты" халык бию ансамбле тарихы һәм эшчәнлеге яктыртылган "Каз канаты каурый-каурый" дип исемләнгән китап. Шунысы игътибарга лаек, әлеге китапны бастыруга саллы өлеш кертүчеләрнең берсе - якташыбыз, физика-математика фәннәре кандидаты, "Нур" фәнни-җитештерү берләшмәсе ААҖнең директорлар советы рәисе, Шыкмай авылында туып-үскән Заһир Исрафилов. Ул укыган...
Кулымда - Казан дәүләт университеты каршында "Каз канаты" халык бию ансамбле тарихы һәм эшчәнлеге яктыртылган "Каз канаты каурый-каурый" дип исемләнгән китап. Шунысы игътибарга лаек, әлеге китапны бастыруга саллы өлеш кертүчеләрнең берсе - якташыбыз, физика-математика фәннәре кандидаты, "Нур" фәнни-җитештерү берләшмәсе ААҖнең директорлар советы рәисе, Шыкмай авылында туып-үскән Заһир Исрафилов. Ул укыган мәктәбе Түбән Бишкә узган ел Италиядә махсус заказ буенча эшләнгән баян бүләк иткән иде. Узган җәй туган авылы Сабантуен үткәрүне дә үз өстенә алган.
Заһир Исрафилов баянда оста уйнаучы, җырга сәләтле Казан университеты студенты була. "Каз канаты"на йөреп, бию осталыгын да чарлый. Алай гына да түгел, якташыбыз ансамбльгә озак йөрүчеләрнең берсе дә була. 1977 елда оешкан "Каз канаты" тулы бер буын биюче әзерли, вакытның кадерен белергә өйрәтә, күпләргә тормыш мәктәбе ролен үти. Ансамбльгә йөргән һәркем җәмгыятьтә үз урынын таба. Аларның балалары, оныклары бии хәзер. Бу коллективта дистәләгән гаилә туа. Заһир Исрафилов та тормыш иптәше Фәйрүзәне биредә таба. Бүгенге көндә Төмәндә яшәүче якташыбыз, Кәдек авылы егете Раиф Сабиров, район Советының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге әйдәүче белгече Алсу Хисмәтуллина да әлеге ансамбльгә йөргән. Китапта якташларыбызга да урын бирелгән.
-Тормышымның истәлекле мизгелләре ансамбль белән бәйле, яшьлегем хатирәсе ул, "Каз канаты" белән илебезнең кайсы почмакларында гына чыгыш ясамадык, - ди Алсу Хис-мәтуллина.
Ансамбль оешуның 35 еллыгын казканатлылар бергә очрашып, зурлап билгеләп үтте. Юбилейны оештыруда да Заһир Исрафиловның өлеше зур булды, ди Алсу. Ансамбль белән бәйле гомер тәлгәшләре һәр биюче күңелендә истәлек-хатирәләр булып саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев