8 ноябрьдә туган як тарихын өйрәнү музеенда Татарстан рәссамнәре берлеге әгъзасы Валерий Веретенниковның "Чәчәк ат, туган ягым" дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды. Сарман районының Җәлил бистәсендә яшәүче рәссам 2007 елда пленэр буенча узган Халыкара симпозиумда катнаша. 1980 елдан республика, ил, зона күргәз-мәләрендә аның эшләре урын ала. Күргәзмәне ачуга Валерий Веретинниковның дуслары,...
8 ноябрьдә туган як тарихын өйрәнү музеенда Татарстан рәссамнәре берлеге әгъзасы Валерий Веретенниковның "Чәчәк ат, туган ягым" дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды.
Сарман районының Җәлил бистәсендә яшәүче рәссам 2007 елда пленэр буенча узган Халыкара симпозиумда катнаша. 1980 елдан республика, ил, зона күргәз-мәләрендә аның эшләре урын ала.
Күргәзмәне ачуга Валерий Веретинниковның дуслары, хезмәттәшләре килде. Аның картиналарында кырлар киңлеген, урман тынлыгын, болытлар агышын күзәтергә була. Эшләре арасында геометрик фигуралар сурәтләрен һәм библия темасын күрергә була.
Күргәзмәгә рәссамның соңгы елларда иҗат иткән 24 эше куелды. Аның тарафыннан 10 меңгә якын полотно, этюд һәм рәсемнәр эш-ләнгән. Рәссам үз-үзенә таләпчән, һәрвакыт иҗади эзләнүдә. Күргәзмә 15 декабрьгә кадәр эшләячәк.
Роза Иванова, музей директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев